Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Чаллыда исерек машина йөртүче пенсионерны таптаткан

Чаллыда исерек машина йөртүче пенсионерны таптаткан һәм бу хатын-кыз үлгән. Юл-транспорт һәлакәте 19 июньдә кичке сәгать унынчы яртыда Муса Җәлил проспектында килеп чыккан. “Шкода Октавиа”ның 43 яшьлек йөртүчесе автостанция тирәсендә светофорның кызыл утына чыгып, “зебра”дан чыгып баручы 65 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Шуннан соң, ул каршы як хәрәкәт юлына чыгып киткән һәм ике автомобиль — “Рено Сандеро” һәм “Судзуки СХ4” белән бәрелешкән.

Хатын-кыз алган яралардан ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

Ачыкланганча, “Шкода Октавиа” руле артында утырган ир-ат исерек булган һәм ул медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан. Ир-ат тоткарланган. Аңа карата бер юлы ике эш - административ һәм җинаять эше кузгатылган.

Юл-транспорт һәлакәте җәяүлеләрне таптатулар еш булган урында – хакимият җир асты юлы төзергә җыенган җирдә килеп чыккан. гән. Бу хакта Чаллы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.

Эльвира Мөхәммәтдинова
Татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев