28 май 2015 яңалыклары
-
Төрекләр карый, кызыксына...
26 май көнне районыбызда Төркиянең "Кабан Макине" компаниясе вәкилләре булып китте. Компаниянең Идарә рәисе Сәлим Кабан җитәкчелегендәге делегация Теләче сәнәгать паркында булып, биредәге эшнең барышы, резидентларның эшчәнлеге һәм перспектив эш планнары белән таныштылар. Районыбыз кунакларын муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән аның ярдәмчеләре озата йөрде.
-
Игътибар конкурс!
«Теләче» газетасы укучылары арасында Сабантуй бүләге - Теләче гербы төшерелгән ак бейсболка уйната. Бейсболка иясе булу өчен бары тик ике сорауга җавап бирү кирәк. 1. 2010 елда Теләче Сабантуена килгән мәртәбәле республика кунагы кем иде? 2. 2010 елда, биш ел элек Теләче Сабантуе батыры кем булды? Сорауга җавапны 89179063406 номерына...
-
Сабантуйлар. Кайда? Кайчан?
Районыбызда 30 майдан башлап Сабантуйлары гөрли башлаячак. Стартны Югары Мирәтәк авылы башлый. Игътибарыгызга районыбыз авылларында узачак Сабантуйлар исемлеге. 30 май 17.00 сәгатьтә - Югары Мирәтәк; 31 май 10.00 сәгатьтә - Әбде; 31 май 13.00 сәгатьтә - Карабаян, Субаш; 5 июнь 18.00 сәгатьтә - Сауш; 7 июньдә 11.00 сәгатьтә - Алан;...
-
Бүген Татарстанның 18 меңнән артык укучысы БДИ тапшыра
Бүген Татарстанның 18 меңнән артык укучысы барлык 11нчы сыйныфлар өчен дә беренче мәҗбүри сынау уза - рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Республикада имтихан видеокүзәтү һәм металл эзләгеч рамкалар белән җиһаландырылган 86 пунктта уздырыла, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Имтихан эше кыска һәм озын...
-
Рамазаннның беренче көне -18 июнь
Казанның Тынычлык мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр утырышы үткәрелде. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә уздырылган җыелышта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм шура әгъзалары катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. Хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазда укыла торган рәкагатьләр санына, фидия һәм фитр сәдакаларына...
-
Татарстан буенча 29-34 градус эссе булачак
Татарстанда аномаль эссе булачак дип кисәтелә, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең оператив сводкасында. Шулай итеп, 28 майдан 2 июньгә кадәр Татарстан буенча 29-34 градус эссе булуы көтелә. Аномаль эссе һава уртача температура климат нормасыннан 9 градуска югары. Моннан тыш, урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булуы (4 нче класс)...
-
Малайлар хастаханәгә озатыла
Травматик коралдан ату аркасында яраланган малайларның икесе дә хастаханәгә озатылган. Пуля өченче баланың аяк киеменә генә тиеп калган. 27 майда, 12 яшьлек Ядегәр исемле малайның эченә атып яралыйлар. Кем атканын бала күрми дә калган. Бу хәлне күреп калучылар да булмый. Малайны тиз арада хастаханәгә озаталар һәм операция ясыйлар. Ул реанимация...