6 июнь көнне район үзәге Теләчедә Сабантуй бәйрәме узачак. Килешәсездер, милли бәйрәмнең күрке булып татарча көрәш бәйгесе тора. Район Сабантуеның 24 нче батыры булып кем танылыр? Бүген татарча көрәшкә мөкиббән булган, әлеге спорт төрен сөюче район халкы булачак батыр турында бәхәс куерта, үзенең фаразын бирергә ашыга.