23 июнь 2015 яңалыклары
-
Рамазан – сынау ае
Рамазан - үз-үзеңә хисап бирү ае, бу айда без кабат-кабат үз тормышыбызны баштан кичерергә, үз гамәлләребезгә чит кеше күзлегеннән карарга, уебызда Аллаһы Тәгалә алдына килеп басарга һәм шундый сорауларга җавап бирергә тырышырга тиеш: мин дөрес яшимме? Дөрес эшлимме? Җирдәге гомеремдә миңа бирелгән кадерле көннәрне бушка сарыф итмимме?
-
Бүтән кайтмаслар инде...
Апрель азакларында киек кошларга язгы ау сезоны барды. Аучылар аны зур түземсезлек белән көтте. Ни өчен дисәң, язгы ау иң кыска сезон. Ул нибары ун гына көн дәвам итте. Әлеге чара канун кысаларында башкарыла. Сунарчылыкка чыгу өчен аучыларга бирелә торган юлламаларның бәяләре дә арзан түгел, ауның төренә карап мең сумнан...
-
Һәркем үз көчен сынады
Райондашларыбыз Теләче болынындагы стадионда ГТО нормаларын тапшырды. Чараны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин мәйданга җыелучыларны ГТО таләпләрен уңышлы башкарып чыгуларын теләде.
-
Печәнгә төштеләр
Печән җыюда иң җаваплы чор июнь-июль айлары. Җәйнең санаулы көннәре печән әзерләү эшенә игътибарны арттыруны сорый. Җаваплыклары чикләнгән "Игенче", "Алан" ширкәтләрендә, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Сауш бүлекчәләрендә кышлыкка печән әзерләү эшенә беренчеләрдән булып керештеләр.