Теләче Информ

4 август 2015 яңалыклары

  • 4 август 2015 - 13:40
    Чисталыкны саклыйк!
    "Подслушано Тюлячи" төркеме турында ишетеп беләсездер. Һәртөрле яңалыклар урнаштырыла биредә. Яшьләребезнең тирә-як табигатьнең чисталыгын саклауга битараф булмавы сөенечле хәл, менә мондый язма күзгә ташланды: Яшьлэр! Ял паркынын дискотека уздыра торган жире шушындый хэлгэ килгэн...нинди тэрбиясезлек инде бу??? Бәлки бу фотоларны күргәч, Теләче ял паркында ял итүчеләр бераз уйланыр?
  • 4 август 2015 - 13:37
    Питрәчләр концерт куя
    7 август көнне кичке 19.00 сәгатьтә Питрәч районы үзешчәннәре районыбызның Түбән Саурыш авыл клубында чыгыш ясаячак. Керү ирекле. Рәхим итегез!
  • 4 август 2015 - 13:19
    Ачы хакыйкать
    Туган авылымны Аллаһы Тәгалә гүзәл табигатеннән мәхрүм итмәгән. Үзәк бистәсе Кече һәм Мишә кушылып, җыйнак тал агачлары белән уратылып алган, мәһабәт җирдә урнашкан. Авыл юлы буйлап барганда безне сул һәм уң яклардан хуш исле чәчәкләргә бай булган кырлар каршылый. Туган авылымның эчендә урнашкан күз явын алырлык матур каенлыклар дикъкатьсез калдырмый....
  • 4 август 2015 - 13:14
    Һәр минуты кадерле
    Бүген басу-кырларда эшләүче механизаторлар өчен һәр минут кадерле. Шулай булмыйни, хәзер авылда урак өсте ич! Өченче көн җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтендәге урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатыннан мин ширкәт басуларында, ындыр табагында булып кайттым. Белгәнебезчә, әлеге ширкәт механизаторлары районда беренчеләрдән булып уракка төште һәм бүген дә шул темпны югалтмыйча эшли...
  • 4 август 2015 - 12:49
    Алда баралар
    Урып-җыю эшләре башланганга атна-ун көн. Аның үз лидерлары да пәйда булды. Мәсәлән, 4 август көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, АКРОС - 530 комбайны белән иген суктыруда эшләүчеләр арасында Әмин Касыймов, Фәрит Вафин ("Сөт иле - Теләче" агрофирмасыннан), Ренат Гатауллин, Ренат Гарипов ("Алан" ширкәтеннән), Рөстәм Нәбиуллиннар...
  • 4 август 2015 - 12:26
    Ышанычны акладык
    1 август көнне Казан шәһәренең Мирный бистәсендә Сабантуй бәйрәме булып үтте. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйрәмдә дәрәҗәле кунаклар, чит илләрдә, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән бергә, бу көннәрдә Казанда үтүче Су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионатында чыгыш ясаучы спортчылар да катнашты. Милли бәйрәмебезнең август аена калып үткәрелүенең дә сәбәбе...
Реклама