Теләче Информ

11 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 11 сентябрь 2015 - 12:33
    Җиңүчеләр билгеле
    5 сентябрь - Парк һәм скверлар көне уңаеннан үткәрелгән «Көз нигъмәтләре» дип исемләнгән күргәзмә-бәйгегә нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйгедә Алан, Айдар, Югары Кибәхуҗа мәдәният йортлары әзерләгән күргәзмәләр җиңүче дип табылды. 10 сентябрь көнне узган мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
    2409
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 12:30
    Паркта бәйрәм була
    13 сентябрь көнне районның үзәк ял паркында концерт-тамаша, төрле спорт уеннары, балалар өчен төрле атракционнар киләчәк. Башлана 10.00 сәгатьтә.
    2367
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 12:11
    Көзнең иң матур чагы
    Сентябрьнең яртысы да узмаган, нинди көз җитсен әле? - дип күпме генә каршы килсәгез дә, көннәрнең инде көзгә авышкан чагы. Көн уртасында кояш ничек кенә куандырмасын, бу инде аның җәйге нурлары түгел. Көз яме көлтә белән дип нәкъ бүгенгедәй вакытка атап әйтеләдер, мөгаен. Чынлап торып, табигатьнең матур чагы икәнен, басу-кырларда...
    5408
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 06:18
    Берәү алдый, берәү алдана...
    Массакүләм мәгълүмат чараларында әледән-әле мошенниклар (ялган яки ышаныч яулау юлы белән башка кешеләрнең мал-мөлкәтен үзләштерүчеләр) турында сөйләп, күрсәтеп, язып кына торалар. Ерак та китәсе юк, Теләче районы полиция бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, күптән түгел генә районыбызның Ш. авылында яшәүчеләрнең берсе әлеге төр җинаять аркасында зыян күргән. Шундый алдарларның берсенә ул...
    3123
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 06:11
    Күңеле гел кырларга ашкына
    Бу көннәрдә "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Баландыш бүлекчәсе җитәкчесе Фаил Фәесхан улы Фәсхиев гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Үзенең гомерен авыл хуҗалыгына, басу-кырларга, үсемлекләр дөньясына, кешеләр белән эшләүгә багышлаган бу шәхеснең ил-көн алдында куйган хезмәтен бәяләмичә китеп булмый. Киләчәктә куелачак хезмәте дә, яшисе гомере дә хәерле булсын аның
    2674
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 06:00
    Авыл җирлекләренә - машина
    Республика көнендә, муниципаль берәмлекләр арасындагы смотр-конкурска йомгак ясалып, республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов 93 авыл җирлегенә "Шевроле-Нива" машинасы ачкычларын тапшырды. Безнең районнан автомобильгә Шәтке авыл җирлеге лаек булды.
    2478
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 05:54
    “Урманчылар ишек ача”
    Шундый исем астында Урманчылар көненә багышланган акция сентябрь аенда Россиянең барлык урман хуҗалыкларында, шул исәптән, Теләче районында урнашкан урмачылыкларда да узачак. Бу көннәрдә урманчылар мәктәптә укучылар һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән тематик очрашулар уздырачак, аларны урманчылыклардагы хезмәткәрләрнең эше белән таныштырачаклар.
    2392
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 05:47
    “Экстремизмга – юк!” айлыгы бара
    Экстремизмга каршы Республикада милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгыту, терроризм һәм экстремизм очракларын кисәтү, шулай ук халыкта экстремистик идеология белән килешмәүчәнлек тәрбияләү максатыннан, 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр "Экстремизмга - Юк!" айлыгы игълан ителде. Җәмәгать берләшмәләре, фән, яшьләр оешмалары, дини берләшмәләр айлыкта катнашырлар дип көтелә.
    2509
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 05:17
    Иртәгә-көзге ярминкәгә!
    Узган атнада Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Бу шимбәдә Теләче районы җитештерүчеләре Татарстан урамы белән Кәрим Тинчурин урамы кисешкән чатта сәүдә итәчәк.
    2514
    0
    0
Реклама