Теләче Информ

1 декабрь 2015 яңалыклары

  • 1 декабрь 2015 - 12:47
    Һәрбер Ана хакында китап язарлык
    Әни... Әнкәй дип әйтер кешең булу - үзе зур бәхет бит ул... Бу ялларда бик күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көнен билгеләп уздык. Шимбә, 28 ноябрь көнне район мәдәният йортында узган тантаналы чарага да районыбызның төрле тармакларында эшләүче кадерле, газиз әнкәйләребез чакырулы иде. Ап-ак шәл бөркәнгән әбиләр, апалар, гүзәл ханымнар...
    514
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 11:03
    Теләче районында "Бердәм Россия" депутатлары халыкны кабул итте
    Бүген, 1 декабрьдә көн дәвамында "Бердәм Россия" сәяси фиркасе вәкилләре районыбызда халыкны кабул итте. Аерым алганда, бүген Олы Мәтәскә авылында халыкны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев, ә Теләче авылында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов кабул итте. Һәр теләгән кеше аларга үзен кызыксындырган сорауларын биреп җавап таба ала иде.
    367
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 10:08
    28 ноябрь кичендә Теләче мәдәният йортында узган Әниләр бәйрәме турында радио тапшыруы
    Билгеле булганча, 28 ноябрь кичендә Теләче мәдәният йортында Әниләр бәйрәме уңаеннан матур кичә узды. Әлеге кичәдә районыбыз башлыгы Илдус Зарипов әниләребезне бәйрәм белән котлап үзенең изге теләкләрен җиткерде. Аннан соң Фәүзия апа Бәйрәмова чыгыш ясады. Кичә барышында бик күпләрнең соравы буенча район мәдәният йорты каршында эшләп килүче Халык театры "Яра"...
    492
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 06:35
    Мамадыш районында җитди юл-транспорт Һәлакәте булган
    Кичә кичен М7 трассасының 941-нче километрында җитди авария булган. 36 яшьлек Chevrolet Aveo автомобиле йөртүче ир-ат "Узу тыелган" билгесенә дә кармыйча каршы полосага алдындагы машинаны узып китү өчен чыга һәм каршына килүче Wolkswagen Passat машинасы белән бәрелешә. Chevrolet йөртүчесе - Мәскәү кешесе шунда ук һалак була, ә аның янәшәсендә пассажир...
    309
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 06:11
    Бүген, кышның беренче көнендә Теләчедә нинди һава торышы көтелә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 1 декабрьдә, Теләче районында болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез Теләчедә кар, юеш кар һәм пыскак яңгыр явуы да мөмкин. Урыны белән бераз буран чыгу ихтималы да бар. Болар барысы да юлларда бозлавык барлыкка китерергә мөмкин, сак булыгыз. Җил...
    330
    0
    0
Реклама