Туган авылым Баландышка "Әдәбият - рухи хәзинә" дигән кичәгә чакыру алгач, балачак елларым искә төште. Авылыбызда китапханә юк. Җәяүләп Урта Мишә авылына китапханәгә йөри идек.
Ә бүгенге көндә Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова авыл халкы белән аңлашып, матур эшләр башкара. Әдәбият елында ул балалар бакчасы балалары белән "Әкиятләр илендә", Казаннан...