5 март 2016 яңалыклары
-
Таныш булыгыз: Олы Кибәхуҗаның 90 яшьлек Ак әбие Хаҗәр әби
Олы Кибәхуҗа авылыннан Сәгъдиева Хаҗәр әби 3 март көнне үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Традиция буенча Хаҗәр әбине өенә барып районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галимова Фәридә Мәүлетхан кызы һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Ирек Гали улы тәбрикләделәр. Белгәнегезчә, 16 февральдә Олы Кибәхуҗада...
-
Авыллар 1 миллион сумлык грантка дәгъва итә ала
Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы агымдагы елның 15 мартына кадәр авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча ел саен үткәрелә торган республика бәйгесенә гаризалар кабул итә. Мәгълүм булганча, бу бәйгедә элеккечә үк республиканың 104 муниципаль берәмлеге җиңәчәк һәм аларның һәркайсы 1 миллион сум күләмендә грант алачак. Бәйге Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы тәкъдиме һәм...
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре Азнакай районында булган һәлакәт турында тулы мәгълүмат җиткерде
Бүген, 4 март иртәсендә, Әлмәт - Азнакай трассасында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр ителгән иде. Бу хакта төгәл мәгълүматлар пәйда булды. Азнакай һәм Актүбә бистәсе юлының 35 нче чакрымында 43 яшьлек хатын-кыз идарә итүендәге "Тойота Королла" машинасы башта юл кырыена, аннары каршы як полосага "очып" чыга. Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән...