20 апрель 2016 яңалыклары
-
Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында конкурс башланды, катнашырга чакырабыз
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасында катнашу өчен крестьян-фермер хуҗалыклары арасында конкурс башлануын хәбәр итә. Гаризалар һәм документлар 2016 елның 19 апреленнән башлап, 10 маена кадәр кабул ителәчәк. Гариза һәм документларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре...
-
18 апрель көнне "Батыр"да яшүсмерләр арасында волейбол буенча узган ярышларның нәтиҗәләре
2016 елның 18 апрелендә «Батыр» спорткомплексында һәм район мәдәният йорты спортзалында "Спортивный Татарстан" акциясе кысаларында «Теләче» балалар спорт мәктәбе волейбол буенча яшүсмер егет һәм кызлар арасында район беренчелеген үткәрде. Ярышларда барлыгы 7 егет һәм 7 кыз командалары катнашты. Гомумкоманда урыннары Егетләр арасында 1- Лесной 2 -Олы Мәтәскә 3 - Үзәк...
-
Теләче районы спортчылары ТРның Беренче Президенты кубогына узган көрәш ярышларында катнашып кайтты
2016 елның 14-16 апрель көннәрендә Актанышта Татарстан Республикасының Беренче Президенты Кубогына 2000-2002 елда туган ир-егетләр арасында көрэш буенча республика ярышлары булып үтте.Барлыгы 45 команда, 409 көрәшче катнашты. Безнең команда составында Олы Мәтәскә, Телэче, Шәтке, Олы Нырсы, Иске Җөри, Баландыш мәктәбе укучылары көрәште. Гомумкоманда урыннары: 1-Саба 2-Кукмара 3-Актаныш Теләче районы командасы...
-
Районыбыз мәктәпләрендә укучылар "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәгенә кунакка йөри, 18-е көнне Галия килде
18 апрель көнне Сатыш урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Галия Шәрифуллина "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге белән танышу өчен экскурсиягә килде. Ул радио, телевидение тапшыруларының ничек эшләнгәнен карады, коллективның эшчәнлеге белән танышты. Галия биредән өенә журналист эшчәнлеге турында төпле күзаллау алып кайтып китте.
-
11 - 16 апрель көннәренә Теләче районы буенча полиция көндәлеге
11 апрель көнне Ачы авылында яшәүче 1995 нче елгы хатын-кыз банк картасыннан 3000 сум күләмендә акча урлаулары хакында гариза кертә. Тикшерү эшләре бара. 12 апрель көнне 16.10 сәгатьтә Теләченең Ленин урамындагы күпер янында исерек ир-ат ятуы хакында хәбәр керә. 13 апрель көнне 10.45 сәгатьтә Комаровка авылы янында автомобиль юл читенә...
-
Районыбызда тирә-якны чистарту һәм чүп ташлаган өчен штарфлар салу дәвам итә
Апрель-май айларында тирә-юньне чистарту, тәртипкә китерү икеайлыгы тикмәгә генә игълан ителми. Чөнки яз җитү белән кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта. Капка төпләрендә печән, салам өемнәре, урамнарда чыгарылып түгелгән көнкүреш калдыклары хуҗалык тирәсендә төзелеш материаллары тоту, болар барысы да халык тарафыннан административ хокук бозу санала. Әлегедәй хилафлыкларны...
-
ТР башкаласында IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы башланырга санаулы көннәр калып бара
24-26 апрель көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы уздырыла. Анда 500ләп делегат катнашуы көтелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров тәгаенләде. Быел форумга, аерым алганда, Татарстанның 43 муниципаль берәмлегеннән 120ләп, Россиянең 53 төбәгеннән 270ләп, 22 чит илдән...
-
Яшь җырчылар Марат Фәйрушин һәм Гөлназ Шакирова гаилә корып җибәргәннәр
Эстраданың талантлы яшь җырчылары Марат Фәйрушин белән Гөлназ Шакирова никах укыткан! Никах мәҗлесе 15 апрель - җомга көнне Казанның "Туган авылым" ресторанында узган. - Марат белән икебез дә бер күрүдә үк бер-беребезгә насыйп булуыбызны аңладык. Ике ай гына очрашып йөрдек тә никахлаштык. Никахны Илнар хәзрәт Зиннәтуллин укыды, мәҗлесне Ильяс Халиков...