Теләче Информ

25 апрель 2016 яңалыклары

  • 25 апрель 2016 - 12:48
    Татарстанда тагын бер укучы үз-үзенә кул салган
    Фаҗига Балтач районы Норма авылында булган. 15 яшьлек үсмер малай үз-үзенә кул салган. Әле күптән түгел генә шушыңа охшаш хәл Кукмара районында да булган иде. Анысында гомерен чикләүче үсмернең мәктәптә имтиханнар белән проблемалары да булган, дип сөйләделәр. Ә 24 апрельдә гомере өзелгән, Норма урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында укыган малайның...
    643
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 09:40
    Иделдә су биеклегенең куркыныч булу-булмавын ачыклаганнар
    ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр җиткерде. Кичә, 24 апрельдә, Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 24 очрагы теркәлгән. Иделдә суның биеклеге 53,70 метр тәшкил...
    628
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 09:31
    Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты төгәлләнде - Россия җыелмасы ничәнче урында?
    Казанда кичә дзюдо буенча Европа чемпионаты төгәлләнде. Турнирга команда ярышлары нокта куйды. Казандагы чемпионатта 16 комплект медаль үз хуҗасын тапты. Медальләр саны буенча гомумкоманда беренчелегендә Россия спортчылары өченче урынга күтәрелә алды - 6 (1+2+3) медаль. Франция дзюдочыларына тиңнәр булмады - 8 (5-1-2). Икенчедә Грузия спортчылары - 8 (3-3-2). Чемпионатның соңгы...
    590
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 07:36
    "Теләче" газетасы Рәхмәт хатына лаек булды
    19 апрель көнне Татарстан Парламенты бинасының кече залында «Лучший работник в сфере муниципального управления», «Лучшая общественная инициатива в муниципальных образованиях Республики Татарстан» һәм «Республиканский конкурс на лучшее освещение темы местного самоуправления в средствах массовой информации» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Ел саен уздырылучы әлеге конкурсларның берсендә, аерым алганда, «Республиканский...
    460
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 07:06
    Татарстанда өч көнлек гадәттән тыш хәл режимы кертелә
    Бүген, 25 апрельдән, Россиянең һәр төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, гадәттән тыш хәл режимы кертелә. Ул өч көн - 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чара су басу һәм янгыннарга каршы көрәшкә багышланган масштаблы укулар белән бәйле. Коткаручылар гадәттән тыш хәлләрне юкка чыгару планын хакыйкый шартларда тормышка ашыру белән шөгыльләнәчәк....
    849
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 06:49
    Укучыларыбыз иҗаты. "Ә күңелдә - яшьлек ялкыны" шигыре. Автор - Рәйсә Ахунова
    Ә күңелдә - яшьлек ялкыны Ахыр сулышларын ала кыш та, Бозга ятып китә салкыны. Ләйсән яңгыр куа соңгы карны, Ә күңелдә - яшьлек ялкыны. Умырзая булып яз-матурның Серле елмайганда күзләре, Назлы карашларның җылысында Эремичә йөрәк түзәрме? Язның шат авазын тыңлап кыш Яшь аралаш карый яшьлеккә. Никадәр сый-хөрмәт ташыды ул Яңа...
    2137
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 06:43
    Нурфия Заһретдин кызы инде 35 ел Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли!
    Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме...
    918
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 06:22
    Олы Кибәхуҗа авылыннан 41-нче ел баласы Әсәдуллин Хатыйп абыйның тормыш юлы турында
    1941 ел балалары... Аларга ятимлек ачысын да, ачлык-ялангачлыкны да татырга, сабый күңелләрендә сугыш дигән афәт китергән авырлыкларны да күтәрергә туры килгән. Сугыш тәмамлангач, шушы чор балаларының ныгып та җитмәгән җилкәләренә тормыш йөге береккән. 1941 ел балаларының берсе - Әсәдуллин Хатыйп Вәлиулла улы районыбызның Олы Кибәхуҗа авылында гомер итә. Бөек Ватан...
    924
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 06:17
    Зәмирә Рәҗәпова кабат әни булган
    Талантлы, популяр алып баручы, Аяз исемле ул үстерүче Зәмирә Рәҗәпова кабат әни булган. 15 апрель көнне ул РКБда 3510 кг авырлыктагы икенче улын тапкан. Бәхетле әти-әни улларына Данил дип исем кушмакчы. "Гаиләдә бала туу - бәхеттән кала башка хис тудырмый", - ди Зәмирә. Тормыш иптәше Максим Куприянов белән. Улы Аяз...
    1804
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 06:01
    Баланы хәреф танырга өйрәтүчеләр өчен киңәшләр
    Хәзер әти-әниләр балаларын мәктәпкә кергәнче үк хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтергә тырышалар. Әгәр дә баланың моңа теләге булмаса, кулына ручка тотып, хәрефләрне язарга өйрәнмәсә, алар нык борчылалар, «мәктәптә авыр булачак», дип хәвефләнәләр. Ләкин, баланың теләге булмаса, аны мәҗбүр итеп, куркытып, тиргәп өйрәтү файдасыз. Ул уңай нәтиҗәгә китерми. Ата-ана иң башта...
    1814
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 05:16
    Бүгеннән Татарстанга аяз һәм җылы көннәр әйләнеп кайта
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 25 апрельдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, атнаның беренче көнендә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыш тарафтан талгын җил исә. Көн дәвамында җил үзенең юнәлешен үзгәртергә мөмкин һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 13-18, Казанда 14-16 градус...
    675
    0
    0
Реклама