Районыбыз басу-кырларында тулы куәткә язгы кыр эшләре башланып китте. Кояшлы, аяз көннәр кәефне күтәрә, күңелдә килер көннәргә өмет уята. Дөрес, игенче-механизаторларыбыз чәчүгә төшмәде әле. Хәзерге вакытта авыл хезмәтчәннәренең төп максаты - уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, тырмалау. Тукландыру үләннәргә өстәмә көч бирсә, тырмалау исә туфракта дымны сакларга ярдәм итәчәк.
26...