7 июнь 2016 яңалыклары
-
7 июнь 2016 - 12:39Теләче Сабантуенда уздырылган лотерея уенының иң зур призы - Скутер откан кешенең исеме билгеле булдыРайоныбызның 2016 елның "Сабантуй" бәйрәмендә үткәрелә торган лотерея уенының иң зур призына Мубаракшин Ильяс Миннекаюмович лаек булды булды. Бу чарада ул супер приз - «Stalker LB50QT-16» маркалы скутер отты. Тәбриклибез!
-
7 июнь 2016 - 12:12Теләче районы өчен Рамазан аена сәхәр һәм ифтар вакытлары-2016Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча рамазан ае керде: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлады. Бу төнне мөселманнар уразага керде. Ураза Мөхәммәд Пәйгамбәр саллалаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәи-Мөкәррәмәдән Мәдинәи-Мөнәвәрәгә күчкәннең икенче елында, ягъни милади белән 624 елда, һиҗринең икенче елында фарыз кылына. Уразаның фарыз булуы хакында Коръән Кәримнең "Бәкарә...
-
7 июнь 2016 - 10:34Татарстан депутаты ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташканРоссия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Тукай районы бүлеге тарафыннан Зәй районы Урсай авыл җирлеге Советы һәм Зәй район Советы депутаты 57 яшьлек Назиф Шакировка карата җинаять эше кузгатылган. Депутат РФ Җинаять кодексының 291 нче маддәсе 3 нче бүлегенә туры килгән җинаять (ришвәт бирү) кылуда шикләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 17...
-
7 июнь 2016 - 10:27Татарстанда һәлакәт: автомобиль таудан тәгәрәгән (+видео)Юл-транспорт һәлакәте кичә Әлмәт районында булган - салонда ике пассажиры булган автомобиль таудан аска тәгәрәгән. Урсалы авылыннан ерак түгел урында яшьләр ял итәргә таулы урында тукталган. Йөртүче машинаны кул тормозына куярга оныткан, шуның аркасында машина чокырга тәгәрәгән. Ул вакытта салонда булган яшьләрдән руль артындагы егет кенә сикереп төшеп кала алган....
-
7 июнь 2016 - 10:05Татарстан районнарында 2016 елгы Сабантуйда батыр калган көрәшчеләр исемлегеУзган атна азагында - 4-5 июнь көннәрендә, Татарстан районнарында шаулап-гөрләп Сабантуйлар узды. Бүген Сезнең игътибарга район Сабантуеның баш батырларын тәкъдим итәбез. Араларында бер генә түгел, ә берничә район Сабан туенда батыр калырга өлгергәннәре дә бар. Ә республикада Сабан туена Саба районындә нокта куелачак. Анда Сабан туе Рамазан ае төгәлләнгәч -...
-
7 июнь 2016 - 09:35Теләче районы авылларында узган Сабантуйларда Батыр калган көрәшчеләр исемлегеХөрмәтле дуслар, сезнең игътибарга Теләче районы авылларында уздырылган Сабантуйларда Батыр калган көрәшчеләр исемлеген тәкъдим итәбез: Батырлар исемлеге. «Сабантуй - 2016». Айдар авыл җирлеге Айдар Курбанов Рамил Алан авыл җирлеге Алан Хабиров Булат Рашит улы Күкчә Нургалиев Раиль Ринат улы Баландыш авыл җирлеге Баландыш Бадриев Сайдаш Сәгыйть улы Олы Нырсы авыл...
-
7 июнь 2016 - 08:42Теләче Сабантуенда уйнатылган лотерея призларын кайдан аласы икәнлеге билгеле булдыХөрмәтле дуслар, Теләче Сабантуенда уйнатылган лотереядә сезгә приз чыккан икән, әлеге призны түбәндәге адрес буенча барып алырга кирәк: Зур тау башы урамы (ул Большая Нагорная), 5 йортта урнашкан район социаль яклау бүлегеннән кереп аласы. Әлеге бинада шулай ук район теш поликлиникасы да урнашкан. Поликлиникага уң як ишектән керәсе булса, социаль...
-
7 июнь 2016 - 05:36Татарстан районнарында узган Сабантуйлардан видео-өзекләрРеспубликабыз районнарында узган Сабантуйлардан кыска видео-өзекләр тәкъдим итәбез:
-
7 июнь 2016 - 04:555 июнь көнне узган Теләче Сабантуеннан фоторепортаж5 июнь көнне район үзәге Теләчедә шаулап-гөрләп Сабантуй узды. Әлеге Сабантуй да истә калырлык кызыклы булды, кеше дә күп килгән иде. Сабантуй иң элек олимпиадаларда югары урыннар алган укучыларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән башланды. Бүләкләрне район җитәкчелеге һәм килгән дәрәҗәле кунаклар тапшырды. Шулай ук күп төрле уеннар да уздырылды, рәхәтләнеп...