29 июнь 2016 яңалыклары
-
Хуҗалыкларда комбайннарга техник карау үткәрү графигы
Ел фасылына карап, районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең бер юнәлеше булган ашлык суктыру комбайннарына техник карау уздыру вакыты җитеп килә. Әлеге эш район жирлегендә 2016 елның 22 гыйнварында төзелгән, жирле башкарма комитет житәкчесе ризалык биргән һәм Республика техник күзәтчелек идарәсе житәкчесе тарафыннан расланган график нигезендә, түбәндә күрсәтелгән вакытларда...
-
Россия туристларына Төркиядә ял итәргә рөхсәт биреләчәк
Россия ягы инициативасы белән белән бүген ил Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефон аша сөйләште. Бу хакта Кремль рәсми хәбәр белән чыкты. Россия Президенты Истанбул аэропортында булган теракт уңаеннан хәсрәт килгән гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашуын белдерде, зыян күрүчеләрнең тизрәк сихәтләнүен теләвен җиткерде. Ике як та террорга...
-
Машина йөртүчеләр кагыйдә боза: бер көнгә – 23 исерек
Кичә, 28 июньдә, Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 23 машина йөртүчене тоткарлаган. Моннан тыш Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 71, балаларны махсус креслога утыртмауның - 103, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 523 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә республика юлларында кеше сәламәтлегенә зыян...
-
Теләче Сабантуенда уйнатылган лотереяда чыккан 46 данә призның хуҗалары, бүләкләрегез сезне көтә
Хөрмәтле дуслар, районның халыкны социаль яклау бүлеге хәбәр итә, Теләче Сабантуенда призлар откан кайбер билетларның хуҗалары бүләкләрен әлегәчә килеп алмаган. Менә ул билет номерлары: 1195 174 1014 732 252 1763 1801 306 786 2355 418 1291 2463 258 414 1682 256 ххх 209 246 1413 202 526 702 1690 2474...
-
Кичә "Җәйге төндә фән" фестивале ачылды
Кичә, 28 июньдә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты алдындагы мәйданда "Җәйге төндә фән" фестивале ачылды. "Җәйге төндә фән" фестивале 4 фәнни-популяр лекторийны, интерактив белем бирү һәм күңел ачу зоналарын берләштерә. Әлеге чараның үзенчәлеге - аның ачык һавада күпсанлы белем бирү активлыкларының берләштерелүе. Фәнни-популяр лекторий 4 чатырда узачак....
-
Казан мәдрәсәсе бал кортлары кәрәз белән "Аллаһ" сүзен язган
Гадәти булмаган хәлне беренчеләрдән булып Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә умартачылык буенча укытучы Тимур Ибраһимов күреп алган. Югары ослан районы Кызыл Байрак авылындагы умарталыкларны тикшереп йөргән вакытта ул кәрәз ясап төшерелгән әлеге хәлне күреп ала. Гарәп бизәкләре белән анда "Аллаһ" дип язылган була. Рамазан...
-
Как, где и зачем сообщить о своих зарубежных активах и счетах?
С 1 июля 2015 года по 30 июня 2016 года в соответствии с Федеральным законом от 8 июня 2015г. № 140-ФЗ «О добровольном декларировании физическими лицами активов и счетов (вкладов) в банках и о внесении изменений в отдельные законодательные акты Российской Федерации» Вы можете сообщить о своих зарубежных активах и...