Теләче Информ

19 июль 2016 яңалыклары

  • 19 июль 2016 - 12:31
    Энгель Фәттахов: Аттестатсыз калган укучыларга мөмкинлек тудырылачак
    Мәктәпләрдә 2016 елның дәүләт йомгаклау аттестация кампаниясе тәмамланды. Быел 16 мең укучы - Бердәм дәүләт имтиханы, ә 34 мең укучы Төп дәүләт имтиханы тапшырды. Алдагы елларда кебек бездә укучылар җәмгыять белеме, физика, биология, химия фәннәренә өстенлек бирә. Татарстанда быел БДИ тапшыруның 90 пункты эшләде. Алар барысы да металл эзләү рамалары,...
    771
    0
    0
  • 19 июль 2016 - 11:30
    Яхшы гамәл: Түбән Кама ягында пошины коткарганнар
    Кичә Түбән Кама районы Афанас авылында гадәттән тыш хәл булган - коткаручыларга пошины иреккә чыгарырга туры килгән. Әлеге хәл турында коткаручыларга "112" хезмәте аша хәбәр ителә. Поши авыл янындагы биологик чистарту корылмасына кысылып калган була. Эш бик катлаулы була: пошины коткару операциясе дүрт сәгатькә сузыла. Пошины аркан һәм аучылык хуҗалыгының...
    509
    0
    0
  • 19 июль 2016 - 10:10
    "Муса Җәлил" бүлекчәсендә урак башланды, башка хуҗалыкларда да эш кайный
    Районда урак башланып китте, дип әйтә алабыз, чөнки "Муса Җәлил" бүлекчәсендә ашлыкны суктырып саламны пресслап та куйганнар: Шулай ук "Баландыш" бүлекчәсендә дә эш кайный:
    268
    0
    0
  • 19 июль 2016 - 09:43
    "Миллениум" күперендә машина әйләнгән
    Юл-транспорт һәлакәте аркасында күпердә озын "бөке" барлыкка килде. Казанның "Миллениум" күперендәге иртәнге сәгатьләрдә транспорт тоткарлыгының сәбәпчесе һәлакәткә очраган машина булган. Һәлакәт иртәнге сәгать 9лар тирәсендә килеп чыккан. Түбәсенә әйләнеп капланган машинаны эвакуатор алып киткәнче, бер полоса буенча гына хәрәкәт итә алганнар. Интертат
    550
    0
    0
  • 19 июль 2016 - 08:42
    Казанда дөнья чемпионаты һәм Универсиада вакытында спортчылар допинг кулланган
    Казанда 2013 елгы Универсиада һәм 2015 елгы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында спортчылар допинг кулланган. Бу хакта бүгенге матбугат конференциясе вакытында Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) комиссиясе башлыгы Ричард Макларен җиткерде. Аның сүзләренчә, Сочидагы Олимпиада алдыннан Россия допинг куллануның яңа системасын әзерләгән. "Эш җитди халыкара ярышларга барып җиткәнче...
    509
    0
    0
  • 19 июль 2016 - 05:40
    Су коенучыларның тимер атларын аулый башладылар
    Бу яллар гадәттәгедән кызу килде. 32 градус җылыда кемнең өйдә утырасы килсен, ди? Су керми чыдап булмый. Идел, Чулман ярларын су коенырга теләүче халык сырып алган иде. Аларда алма төшәрлек урын да булмады... Анысы бер хәл, тик менә су коенучылар яр буена терәтеп диярлек үз машиналарын куя. Әйтерсең лә үзләре...
    447
    0
    0
Реклама