Теләче Информ

22 август 2016 яңалыклары

  • 22 август 2016 - 10:35
    Казанда "КамАЗ" белән бәрелешү аркасында трамвай пассажиры зыян күргән
    Казанның Киров дамбасында "КамАЗ" йөк машинасы белән трамвай бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында трамвайдагы пассажир хатын-кызның сәламәтлегенә зыян килгән, дип җиткерә "Казанский репортер". Гадәттән тыш хәл аркасында юлда берникадәр тоткарлык та барлыкка килгән. Интертат Фото: "Казанский репортер"
    552
    0
    0
  • 22 август 2016 - 10:13
    23 августа в Тюлячинской ЦРБ заместитель министра здравоохранения Республики Татарстан Яркаева Ф.Ф. проведет прием населения
    Заместитель министра здравоохранения РТ Яркаева Фарида Фатыховна во вторник 23 августа 2016 года в кабинете главного врача ГАУЗ «Тюлячинская ЦРБ» проведет прием граждан. Прием граждан проводится в соответствии с графиком, утвержденным министром здравоохранения. Прием граждан начнется в 11.00 и продлится в течение часа. Просьба записываться на приём заранее по телефону...
    404
    0
    0
  • 22 август 2016 - 08:03
    Олимпиада төгәлләнде: Россия – дүртенче
    Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә 5 августта старт алган XXXI җәйге Олимпия уеннарына нокта куелды. Россия җыелмасы рәсми булмаган команда беренчелегендә дүртенче урын яулады. Алда - АКШ, Бөекбритания һәм Кытай. Безнең спортчылар 19 алтын медаль яулады. Русиягә соңгы "алтын"ны ирекле көрәштә Сослан Рамонов китерде. - Ил җыелмасының Рио-де-Жанейродагы чыгышын бик югары бәялим,...
    1355
    0
    0
  • 22 август 2016 - 07:44
    Бүген, 22 август көнне, "Тюлячка" елгасы буенда өмә гөрли
    Бүген, 22 август көнне, "Тюлячка" елгасы буенда сафка бастырылучы паркны төзү өмәсе гөрли. Бүгенге өмәдә Теләче районы оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары катнада. Кеше күп, эш яхшы бара, бергә-бергә эшләве дә күңелле.
    274
    0
    0
  • 22 август 2016 - 07:27
    Татарстанда 42 яшьлек хатын-кызны яшен сугып үтергән
    Фаҗига кичә кич Буа районында булган. Яшен сугу аркасында районның Шәмәк авылында яшен 42 яшьлек хатын-кыз вафат булган, дип хәбәр итә Татарстанның Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Гадәттән тыш хәл 17:30 сәгать тирәсендә килеп чыккан. Мәрхүмә ире һәм баласы белән бакчада булган. 1974 елгы хатын-кыз урында ук...
    571
    0
    0
  • 22 август 2016 - 07:04
    20 август көнне Теләченең спорт мәйданчыкларында "Ишегалды спорты көне" узды
    20 август көннеТеләче авылының үзәк паркында һәм Полевая урамындагы спорт мәйданчыкларында "Ишегалды спорты көне" узды. Бу көнне яшьләр үзәк парктагы мәйданчыкта балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге педагогы Артур Хәбиров җитәкчелегендә туп типсә, Полевая урамында урнашкан мәйданчыкта бер төркем яшьләребез Теләче урта мәктәбе физкультура укытучысы Рәфил Хәкимов кул астында...
    241
    0
    0
  • 22 август 2016 - 06:54
    19 август көнне Теләче районында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшләде
    11 августтан башлап республикада, шул исәптән районыбызда да, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшли. 19 август көнне әлеге мобиль кабул итү пункты янәдән безнең районда эшләде һәм Олы Мишә, Иске Җөри авыл җирлекләрендә яшәүче райондашларыбызның гозерләрен, тәкъдим-үтенечләрен тыңладылар. Олы Мишә авыл җирлегендә 7 мөраҗәгать булса, Иске...
    313
    0
    0
  • 22 август 2016 - 06:42
    II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе Теләчедә ничек үтте?
    15 августта II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе төгәлләнде. Бу чара барыбызга да кагылганлыктан, аңлату эшләре бер ел алдан алып барылды. Шөкер, 1 июльдән 15 августка кадәр сан алучылар барлык йортларны йөреп чыктылар. Исәп алучыларны махсус эпикировка, яисә логотип беркетелгән кояштан саклаучы козырек һәм сигналлы жилетлардан күрергә мөмкин иде....
    631
    0
    0
  • 22 август 2016 - 05:55
    Теләче авылындагы чиркәүне төзекләндерү эшләре турында
    Бүген Теләче авылының үзәгендә урнашкан борынгы, тарихи чиркәүдә химаячылар һәм халыктан җыелган акчалар хисабына тулы куәткә төзекләндерү эшләре бара. Ул 1771нче елда Мәскәү поручигының тол хатыны Аристова Наталья Гавриловна башлангычы һәм химаясына салына. Шушы көннәрдә төзүчеләр чиркәүнең тышкы кыяфәтен матурладылар: түбәләрен, манараларын зәңгәр төскә буядылар. Бәйрәмнәрдә һәм һәр якшәмбе саен...
    322
    0
    0
Реклама