Олимпиада төгәлләнде: Россия – дүртенче
Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә 5 августта старт алган XXXI җәйге Олимпия уеннарына нокта куелды. Россия җыелмасы рәсми булмаган команда беренчелегендә дүртенче урын яулады. Алда - АКШ, Бөекбритания һәм Кытай. Безнең спортчылар 19 алтын медаль яулады. Русиягә соңгы "алтын"ны ирекле көрәштә Сослан Рамонов китерде. - Ил җыелмасының Рио-де-Жанейродагы чыгышын бик югары бәялим,...
Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә 5 августта старт алган XXXI җәйге Олимпия уеннарына нокта куелды.
Россия җыелмасы рәсми булмаган команда беренчелегендә дүртенче урын яулады. Алда - АКШ, Бөекбритания һәм Кытай. Безнең спортчылар 19 алтын медаль яулады. Русиягә соңгы "алтын"ны ирекле көрәштә Сослан Рамонов китерде.
- Ил җыелмасының Рио-де-Жанейродагы чыгышын бик югары бәялим, - дип белдерде Россия спорт министры Виталий Мутко. - Бик шәп чыгыш ясадык. Медаль китермәгән бер көн дә булмады.
Олимпиадада барлыгы 307 комплект медаль үз иясен тапты. Барлыгы 88 ил вәкиле медальле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев