Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе Теләчедә ничек үтте?

15 августта II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе төгәлләнде. Бу чара барыбызга да кагылганлыктан, аңлату эшләре бер ел алдан алып барылды. Шөкер, 1 июльдән 15 августка кадәр сан алучылар барлык йортларны йөреп чыктылар. Исәп алучыларны махсус эпикировка, яисә логотип беркетелгән кояштан саклаучы козырек һәм сигналлы жилетлардан күрергә мөмкин иде....

15 августта II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе төгәлләнде. Бу чара барыбызга да кагылганлыктан, аңлату эшләре бер ел алдан алып барылды. Шөкер, 1 июльдән 15 августка кадәр сан алучылар барлык йортларны йөреп чыктылар. Исәп алучыларны махсус эпикировка, яисә логотип беркетелгән кояштан саклаучы козырек һәм сигналлы жилетлардан күрергә мөмкин иде. Районда барлыгы ике инструктор һәм унике сан алучы эшләде.

- Сан алучыларның күбесе тәҗрибәле, сыналган хезмәткәрләр булса да, күңелдә барыбер дә бераз курку, үз-үзеңә ышанып җитмәү кебек шик-шөбһәләр бар иде. Әмма күз курка, кул эшли дигәндәй, авыл хуҗалыгы исәбен алуны югары сыйфат белән, вакытында башкарып чыга алдык, - ди ТР Дәүләт статистика комитетының II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу буенча райондагы вәкаләтле вәкиле Галия Габдрахман кызы Садриева. - Баштан ук яхшы эш темпы алып, аны ахыргача саклый алдык. Сан алучылар үз эшләренә җаваплы карап, объектлар һәм мәйданнар турында көндәлек мәгълүматларны инструкторлык участокларына үз вакытында биреп барганлыктан, эш күрсәткечләребез дә югары булды. Әлеге мәгълүматлар инструкторлык участокларында кабаттан тикшерелеп, ТР Дәүләт статистика комитетына җибәрелде.

II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу барышында сан алучылар 5591 шәхси хуҗалыкта, 42 крестьян-фермер хуҗалыгында һәм 4 шәхси эшмәкәрдә булып, сораштыру үткәргән. 7 авыл хуҗалыгы предприятиесеннән һәм 4 микропредприя-тиедән сан алу битләре электрон вариантта кабул итеп алынган.
Исегезгә төшерәбез, май, июнь айларында сан алуга җәлеп ителгәннәр өчен махсус укулар оештырылган иде. Анда сан алучыларны сораулар бирергә һәм махсус бланкларны дөрес итеп тутырырга өйрәттеләр. Ә сан алу барышында халык җир участогы, биредә җитештерелә торган продукция, агач-куаклар, техника, терлекләр, кредит алу-алмау кебек сорауларга җавап бирде.

- II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясенең салымнар салуга һәм җыюга бернинди дә катнашы юк. Сорауларга җавап бирүчеләр өчен аларның нәтиҗәләре буенча матди һәм финанс җаваплылыгы да каралмаган. Бу уңайдан сан алучылар да, район халкы да бер-берләренә ихтирамлы мөгамәләдә булды. Алынган мәгълүмат-лар киләчәктә җир ресурслары белән эшләү һәм авыл хуҗалыгын көйләү өчен төп чыганак булачак, - ди Галия ханым Садриева.
Контрольгә алу максатыннан, хәзер инструкторлар сан алу объектларын барлыйлар. Ә 25 августтан соң сан алу документларын һәм үзләренә бирелгән матди байлыкларны ТР Дәүләт статистика комитетының II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу буенча райондагы вәкаләтле вәкиленә тапшырачаклар.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев