21 ноябрь 2016 яңалыклары
-
21 ноябрь 2016 - 11:2425 ноябрь көнне Татарстан Республикасының Теләче районы буенча Дәүләт техник күзәтү бүлегендә гражданнарны кабул итү оештырылачак25 ноябрь көнне Татарстан Республикасының Теләче районы буенча Дәүләт техник күзәтү бүлегендә гражданнарны кабул итү оештырылачак. Халыкны Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтү Идарәсенең начальнигы - ТР Дәүләт техник күзәтү идарәсенең баш инженер-инспекторы Зиатдинов Радик Рәгыйп улы кабул итәчәк. Кабул итү Теләченең Ленин урамында 40 йортта узачак. Белешмәләр өчен телефон: 2-16-11
-
21 ноябрь 2016 - 09:35“Теләче Агро” ширкәтенең машина-трактор станциясе мөдире Фәннур Мәгърүф улы Бәдретдиновка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелдеОзак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәне өчен җавплылыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәтенең машина-трактор станциясе мөдире Фәннур Мәгърүф улы Бәдретдиновка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде
-
21 ноябрь 2016 - 06:38«11 яшемдә беренче биш адымны ясаганны күргәч, әнием үксеп-үксеп елады»Бу фани дөньяга алты айлык булып килгәнмен. Бер яшькә хәтле башымны да тота алмаганмын, өч яшьтә генә утыра башлаганмын. Әнием мине бик күп шәһәрләргә табибларга йөрткән. Уфа, Ташкент, Мәскәү, Полтава, Евпатория... Табиблар миңа операция ясаудан баш тарта. «Соңга калгансыз, гомер буе инвалид арбасында утырачак бу бала», - диләр. Ләкин алар...
-
21 ноябрь 2016 - 06:1720 ноябрь Юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне буларак та билгеле. Республикада юл һәлакәтләрен киметү буенча башкарылган эшләр турындаБерләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә 2005 елның 26 октябреннән башлап, ноябрь аеның өченче якшәмбесе ел саен юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-җитемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү, башбаштаклыкларга каршы чыгу. Шушы уңайдан, быел да районыбыз...
-
21 ноябрь 2016 - 05:5821 ноябрь – Салым органнары, бухгалтерия хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклибез!Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Билгеле булганча, район бюджеты сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә туплана. Бу инде бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләргә мөмкинлек тудыра, шул рәвешле районыбыз тулы канлы тормыш белән яши. Мөхтәрәм бухгалтерия хезмәткәрләре! Үзегезнең хезмәтегезне зур төгәллек һәм осталык белән башкарасыз. Шуңа...