Теләче Информ

23 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 23 ноябрь 2016 - 12:29
    23 ноябрь көнне Теләченең "Ихлас" мәчетендә алты районнан килгән 10 - 15 яшьлек балалар арасында дини Викторина һәм Коръәнне карап уку бәйгеләре узды
    23 ноябрь көнне Теләченең "Ихлас" мәчетендә Татарстан Республикасының Диния нәзарәте тарафыннан балалар арасында викторина һәм төрле яшьтәге егетләр һәм кызлар арасында Коръәнне карап уку бәйгесенең төбәк этабы үтте. Әлеге бәйгедә һәм викторинада Теләче, Балтач, Арча, Әтнә, Саба, һәм Кукмара районнарыннан егет-кызлар катнашты. Викторинада һәр районнан 10 - 15 яшьләрдәге өч...
    320
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 12:11
    Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең физика-химия укытучысы Нигъмәтҗанова Хәдичә Нургали кызы шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тәбриклибез!
    Кемгә ничектер, ә миңа адәм баласы кайсы ел фасылында дөньяга килсә, шул фасылның барлык күркәм сыйфатлары белән яратылган төсле тоела. Безнең Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең физика-химия укытучысы Нигъмәтҗанова Хәдичә Нургалиевнага да кышкы беренче карларның чисталыгы, аклыгы, җил-бураннарның армас куәте, үтә җете булмаган кояшның күндәмлеге, мәрхәмәте хас. Укытучыбызның 50 яшьлек гомер...
    779
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 10:28
    Дога көче [булган хәл]
    Күрше республиканың иксез-чиксез урманнарында була бу хәл. ...Кичкырын. Агач егучылар җиңел машина белән урман юлыннан кайтып киләләр. Автомобиль шоферы, нәрсәгәдер көйсезләнеп, өзлексез мыгырданып бара. Аның белән бәйләнергә, сүзләрен куәтләргә теләүче табылмый. Шуңа ачуы тагын да кабара, күрәсең: идарәне югалтуын сизми дә кала. Машина, чиелдаган авазлар чыгарып, юл читенә чыга һәм...
    687
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 05:51
    «Ак Барс» Новосибирскида авырлык белән җиңүгә иреште
    Кунакта ике тапкыр җиңелгәннән соң һәм өй матчында «Лада»ны җиңгәннән соң казанлылар Новосибирскиның «Себер»е белән уйнады. Себерләр үзләре дә бу сезонда төрлечә уйнаса да, казанлыларга каршы тора алды. Новосибирскига «Ак Барс» тренер штабының язылмаган законнары нигезендә җиңү яулаган составта барды. Казан командасында бер генә үзгәреш булды - капкада урынны Эмиль...
    1266
    0
    0
Реклама