Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Дога көче [булган хәл]

Күрше республиканың иксез-чиксез урманнарында була бу хәл. ...Кичкырын. Агач егучылар җиңел машина белән урман юлыннан кайтып киләләр. Автомобиль шоферы, нәрсәгәдер көйсезләнеп, өзлексез мыгырданып бара. Аның белән бәйләнергә, сүзләрен куәтләргә теләүче табылмый. Шуңа ачуы тагын да кабара, күрәсең: идарәне югалтуын сизми дә кала. Машина, чиелдаган авазлар чыгарып, юл читенә чыга һәм...

Күрше республиканың иксез-чиксез урманнарында була бу хәл.

...Кичкырын. Агач егучылар җиңел машина белән урман юлыннан кайтып киләләр. Автомобиль шоферы, нәрсәгәдер көйсезләнеп, өзлексез мыгырданып бара. Аның белән бәйләнергә, сүзләрен куәтләргә теләүче табылмый.

Шуңа ачуы тагын да кабара, күрәсең: идарәне югалтуын сизми дә кала. Машина, чиелдаган авазлар чыгарып, юл читенә чыга һәм шул урында бер-берсе өстенә өеп куелган тимер-бетон плитәләргә килеп бәрелә. Куркынган кычкырулар... Калайларның бөгелгән һәм чытырдаган тавышы... Ә инде икенче мизгелдә машина өстенә авыр плитә килеп төшә...

Әлеге машинада утырып кайткан бер ирнең әнисе сөйләде бу хакта.

"Абау, берсе дә исән калмагандыр, машина изелгәндер инде?" - дигән уй миемне өтеп алды.

- Шуннан ни булган? - дим, дулкынланудан көчкә сулыш алып.
- Шөкер, сытылмаган бердәнбер ишектән чыгып котыла алганнар. Җәрәхәтләре үләрлек түгел: берсенең баш мие селкенгән, икенчесенең берничә кабыргасы сынган.
- Ә улыгыз?
- Ышанасыңмы-юкмы, бер генә сыдырылган җире дә юк. Раббыбыз саклап калган аны. Көн саен намаз артыннан: "Якыннарыма, балаларыма хәерле озын гомер, саулык-сәламәтлек бир, эшләрен, юлларын уң ит, хәвеф-хәтәрләрдән, явыз бәндәләрдән сакла", - дип ялварып дога кылам мин.

Чыннан да, гаҗәп хәл бу. Могҗизаларга ышанырга теләмәсәк тә, алар еш булып тора. Әлеге апаның улы моннан берничә ел элек тә шулай исән калган. Бер иптәшенең машинасында кайтып килгәндә икенче машина килеп бәрелгән боларга. Тәрәзә аша очлы тимер кисәге үтеп кереп, әлеге ир-егетнең чигәсеннән берничә сантиметр арада гына тукталып калган.

- Шаккатмалы! Бу юлы хәлләр ни белән тәмамланган соң? - мин әйтәм.
- Бердәм коткару номерына чылтыраткач, ярдәм килеп җиткән. Яраланучыларны сырхауханәгә озатканнар. Беренче медицина ярдәме күрсәткәннән соң чыгарганнар, башкача нишләтсеннәр инде аларны? Ә машина хуҗасы, һәлакәт булуга ук вәсвәсәгә бирелеп, урман эченә йөгергән. Күпме эзләп тә таба алмаганнар үзен. Хәтта этләр белән кинологларны чакыртканнар, әмма ул суга төшкәндәй юкка чыккан.

- Әле дә эзлиләрдер?
- Кемгә кирәк соң ул? Беркеме дә юк икән бит аның: гаиләсе дә, туганнары да. Берәр җирдә пәйда булыр әле. Исән булса, билгеле: урманда аюлар, селәүсеннәр күп икән бит, харап итмәсәләр үзен. Исең китмәсен: андый йортсыз-җирсез, бүгенге көн белән яшәүче кешеләр аз түгел хәзер. Ә машинасы инде бернигә ярамый, ди.

Нинди генә язмышлар, нинди генә хәлләр юк бу дөньяда!

Галиябану ХУҖИЕВА, Казан
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев