Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең физика-химия укытучысы Нигъмәтҗанова Хәдичә Нургали кызы шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тәбриклибез!

Кемгә ничектер, ә миңа адәм баласы кайсы ел фасылында дөньяга килсә, шул фасылның барлык күркәм сыйфатлары белән яратылган төсле тоела. Безнең Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең физика-химия укытучысы Нигъмәтҗанова Хәдичә Нургалиевнага да кышкы беренче карларның чисталыгы, аклыгы, җил-бураннарның армас куәте, үтә җете булмаган кояшның күндәмлеге, мәрхәмәте хас. Укытучыбызның 50 яшьлек гомер...

Кемгә ничектер, ә миңа адәм баласы кайсы ел фасылында дөньяга килсә, шул фасылның барлык күркәм сыйфатлары белән яратылган төсле тоела. Безнең Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең физика-химия укытучысы Нигъмәтҗанова Хәдичә Нургалиевнага да кышкы беренче карларның чисталыгы, аклыгы, җил-бураннарның армас куәте, үтә җете булмаган кояшның күндәмлеге, мәрхәмәте хас. Укытучыбызның 50 яшьлек гомер юлы шуны дәлилли.

Хәдичә, апасы Иделиядән соң, әти-әнисенең икенче кызы булып, чит җирләрдә дөньяга килә. Тамырлары белән туган җиргә береккән әти-әни Казахстанда озак тоткарланмый, туган якка - Айдар авылына кайтып төпләнә. Туган якларга кайткач, гаилә тагын да ишәя: уллары Нурсәлим белән Нурислам дөньяга аваз сала. Балаларның дүртесе дә әдәпле булып тәрбияләнә.

Хәдичә әтисе Нургали, әнисе Рәсимә үрнәгендә, кечкенәдән үк сүз тыңлаучан, төгәллекне, пөхтәлекне ярата торган кыз булып үсә. Урта мәктәпне гел "5"ле билгеләренә тәмамлагач, язмышын төгәл фән белән бәйли. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый.

Яшь укытучыны Баландыш сигезьеллык авыл мәктәбе бик теләп эшкә ала. Хезмәт кенәгәсендә беренче язма 1989 елның 15 августында языла. Безнең Кече Кибәхуҗа урта мәктәбенә ул 1992 елда математика укытучысы итеп күчерелә. Бүгенгедәй күз алдында: өстендә бик матур ал кофта, билгә кадәр төшеп торган озын толымнар... Яңа укытучыны коллектив та, укучылар да, әти-әниләр дә яратты. Эш урыныңда үзеңне яраттыру өчен кирәк булган сыйфатларның: гаделлек, җаваплылык, төгәллек, зыялылыкның барысы да бар шул анда.

Хәдичә Нургалиевна 27 еллык педагогик хезмәт юлында үзен таләпчән, белемле, җитди укытучы итеп танытты. Дипломындагы белгечлегенә өстәп, химия-биология фәннәре буенча кабат әзерлек үтеп, икенче югары белем алды. Укытучыбыздагы җаваплылык сыйфаты күпләргә үрнәк. Нинди генә вазыйфа йөкләнсә дә, ул һәр эшне җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкара. Хәдичә Нургалиевнаның педагогик хезмәте район хакимиятенең, мәгариф бүлегенең һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамоталары белән билгеләп үтелде.

Хәдичә Нургалиевна - мәктәбебезнең намус белән хезмәт куючы китапханәчесе дә. Китапханәче буларак, ул укучыларда дәреслекләргә карата сак караш тәрбияләп кенә калмый, дәреслекләр белән тәэмин итүгә бик җаваплы карый. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә мәктәбебездә һәр укучы барлык фәннәрдән дәреслекләр белән тәэмин ителгән. Хәдичә Нургалиевна үзе дә бик шигъри җанлы, китап сөюче зат. Китап укырга яратучы буларак, ул - кызыклы әңгәмәдәш, фикерләве тирән, аның белән барлык темага да сөйләшеп-аңлашып була.

Белем бирү белән беррәттән, Хәдичә Нургалиевна укучыларга тәрбия бирүне дә тиешле юнәлештә алып барды. Мәктәптә эшләү дәверендә ул, сыйныф җитәкчесе буларак, 4 сыйныфны олы юлга озатты. Укучылар да, әти-әниләр дә сыйныф җитәкчесен бары тик рәхмәт сүзләре белән генә искә ала.

Хәдичә Нургалиевнаның табигатьне яратуын әйтеп китми мөмкин түгел. Моңлы, яңгыравыклы тавышы да табигать бүләге, ләбаса! Ул җырлап җибәрсә, былбыллар да сайравыннан туктар кебек.

Олы Кибәхуҗа авылының булдыклы, эшчән егете - ире Марат белән Хәдичә ханым үзләре кебек максатчан, талантлы кыз тәрбияләп үстерделәр. Барлык күркәм сыйфатлары белән беррәттән, моңы да күчкән аның кызы Ләйсәнгә. Алтын чәчле яшь җырчы кыз Ләйсән Нигъмәтҗанованы Теләче тамашачысы хәтерлидер. Ләйсән үз юлын сәламәтлек саклау юнәлешендә дәвам итә. Бүгенге көндә ул - Казан дәүләт медицина университетының 5нче курс студенты. Әти-әнисен гел яхшы билгеләргә укуы белән, уңышлары белән сөендереп торучы булачак педиатр.

Хәдичә ханым тормыш иптәше Марат белән төп йортта кайнанасы Фәния апа, кайнатасы Рафаил абый белән гомер итәләр. Алар Нигъмәтҗановларның нигез сакчылары, нәсел дәвамчылары. Аларның хуҗалыгы җәй көне гөлчәчәкләргә күмелеп, тирә-якка ямь биреп тора.

Тормыштан ямь табып яши белү, булганына шөкер итү, түземлелек хас Хәдичә Нургалиевнага. Үткәннәре үкенечле түгел аның, киләчәге тагын да матур булсын.

Хөрмәтле Хәдичә Нургалиевна! Гомер бәйрәмегез якынлашкан көннәрдә Сезгә нык сәламәтлек, тигез озын гомер, матур киләчәк, шатлык-куанычлар, кызыгызның игелеген күрүегезне теләп калабыз.

Ихтирам белән Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы исеменнән Флүзә Әскарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев