30 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
30 гыйнвар 2017 - 12:14Фәнис Җиһанша: Марат Бәшәров янәшәмә басып, җомга намазы укыдыМәскәүдә Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә һәм ислам фәлсәфәсенә багышланган "Югалган васыятьнамә" спектакльнең премьерасы тәкъдим ителәчәк. Тамашада Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары катнаша. Дания Нуруллина, Фәнис Җиһанша, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Минакова, Рамил Вәҗиев, Радик Бариев бер атна алдан ук...
-
30 гыйнвар 2017 - 08:0629 гыйнвар көнне Олы Кибәхуҗа авылында Мөнир Миннибаев истәлегенә хоккей турниры үтте29 гыйнвар көнне Олы Кибәхуҗа авылындагы хоккей мәйданчыгында Мөнир Миннибаев истәлегенә турнир үтте. Әлеге турнирда Олы Шыңар, Олы Кибәхуҗа авылы командалары көч сынашты. Турнирны Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Ирек Гали улы һәм Теләче районы спорт мәктәбе директоры Гиниятуллин Динар Сәит улы ачып җибәрделәр. Мөнир Миннибаев арабыздан вакытсыз китеп...
-
30 гыйнвар 2017 - 07:3228 гыйнвар көнне Аланда узган концерттан ФОТОЛАРБаландыш һәм Алан авыл җирлекләренә кергән авыллар яшьләре 28 гыйнвар көнне "Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы" фестивале кысаларында үз авылларында матур концертлар куйдылар. Аланда узган концертны Алан урта мәктәбе укучыларыннан торган хор башлап җибәрде. Алга таба тамашаны җырчы кызлар - Сиринә Исмәгыйлева, Ләйлә Гарипова, Алсу Рәшитова, Гөлшат Шәйдуллина, Ландыш Садыйкова,...
-
30 гыйнвар 2017 - 07:04Баландыш авылында булып узган яшьләр концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ"Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы" яшьләр халык иҗаты фестивале дәвам итә. Аның чираттагы концертлары 28 гыйнвар көнне Баландыш һәм Алан авыл җирлекләрендә булып үтте. Баландышта узган концерт яшьләребез тарафыннан күрсәтелгән "Заманча кәләш сату" театраль күренеше, "Нәркиз" бию төркеме, җырчы егетләр Юныс Шәкүров, Илфар Галимуллин, Данил Галимов, җырчы кызлар Рамлә Гасыймова,...
-
30 гыйнвар 2017 - 06:34Яхшы репетиторны ничек табаргаҺәр ата-ана баласының яхшы укуын тели. Мәктәптә генә белем алып булмый дип санап, репетитор да яллыйлар. Әмма башыннан үткән һәркем белә торгандыр - яхшы белгеч табу җиңел түгел. Intertat.ru репетитор сайлауда киңәшләр тәкъдим итә. Репетиторны уку елы башында - сентябрьдә сайлап куйсаң яхшы. Гыйнварда инде яхшы педагоглар булмаска мөмкин. Иң...
-
30 гыйнвар 2017 - 05:54Аянычлы юл һәлакәте, үлүчеләр барКазан-Оренбург юлында 26 гыйнвар көнне кичке дүртләр тирәсендә аянычлы юл һәлакәте була. Чистай районында автотрассада «Renault Logan» шоферы маневрның куркынычсыз булуына инанмый торып алдагы машинаны узарга чыга һәм «Toyota» маршруткасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә 29 яшьлек шофер идарә иткән микроавтобус кюветка оча, ә җиңел машинага шактый нык зыян килә. 75 яшьлек...
-
30 гыйнвар 2017 - 05:50Чаллы шәһәрендәге бәби-бокска беренче тапкыр бала калдырып киткәннәрТатарстанның Чаллы шәһәрендә Кама балалар медицина үзәгендәге бәби-бокс тартмасына беренче тапкыр бала ташлап китү очрагы булган. «27 гыйнварда медицина үзәгенең бәби-боксында бала калдырып киткәннәр. Сабый тормышына һәм сәламәтлегенә берни янамый. Бу - бәби-бокс ярдәмендә баланың гомере саклап калынган беренче очрак. Медицина персоналы регламент нигезендә килешенгән тәртип буенча эш иткән. Алга...
-
30 гыйнвар 2017 - 05:47Лениногорск фаҗигасе: бер төндә 6 мәет. Шушы көннәрдә әтиләре дә вафатБылтыр Яңа ел каникулында Лениногорск районы Иске Куак авылында тулы бер гаиләнең, төгәлрәк әйткәндә, биш баласы белән әни кешенең янып үлүен күпләр хәтерлидер. Янгыннан бары тик гаилә башлыгы Сергей һәм Илья исемле уллары гына исән кала. Аны "күлмәк белән туган" дими, ни дисең! Илья бу кичтә шушы авылда яшәүче дәү...