Теләче Информ

30 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 30 гыйнвар 2017 - 12:14
    Фәнис Җиһанша: Марат Бәшәров янәшәмә басып, җомга намазы укыды
    Мәскәүдә Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә һәм ислам фәлсәфәсенә багышланган "Югалган васыятьнамә" спектакльнең премьерасы тәкъдим ителәчәк. Тамашада Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары катнаша. Дания Нуруллина, Фәнис Җиһанша, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Минакова, Рамил Вәҗиев, Радик Бариев бер атна алдан ук...
    524
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 08:06
    29 гыйнвар көнне Олы Кибәхуҗа авылында Мөнир Миннибаев истәлегенә хоккей турниры үтте
    29 гыйнвар көнне Олы Кибәхуҗа авылындагы хоккей мәйданчыгында Мөнир Миннибаев истәлегенә турнир үтте. Әлеге турнирда Олы Шыңар, Олы Кибәхуҗа авылы командалары көч сынашты. Турнирны Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Ирек Гали улы һәм Теләче районы спорт мәктәбе директоры Гиниятуллин Динар Сәит улы ачып җибәрделәр. Мөнир Миннибаев арабыздан вакытсыз китеп...
    374
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 07:32
    28 гыйнвар көнне Аланда узган концерттан ФОТОЛАР
    Баландыш һәм Алан авыл җирлекләренә кергән авыллар яшьләре 28 гыйнвар көнне "Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы" фестивале кысаларында үз авылларында матур концертлар куйдылар. Аланда узган концертны Алан урта мәктәбе укучыларыннан торган хор башлап җибәрде. Алга таба тамашаны җырчы кызлар - Сиринә Исмәгыйлева, Ләйлә Гарипова, Алсу Рәшитова, Гөлшат Шәйдуллина, Ландыш Садыйкова,...
    394
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 07:04
    Баландыш авылында булып узган яшьләр концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
    "Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы" яшьләр халык иҗаты фестивале дәвам итә. Аның чираттагы концертлары 28 гыйнвар көнне Баландыш һәм Алан авыл җирлекләрендә булып үтте. Баландышта узган концерт яшьләребез тарафыннан күрсәтелгән "Заманча кәләш сату" театраль күренеше, "Нәркиз" бию төркеме, җырчы егетләр Юныс Шәкүров, Илфар Галимуллин, Данил Галимов, җырчы кызлар Рамлә Гасыймова,...
    402
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 06:34
    Яхшы репетиторны ничек табарга
    Һәр ата-ана баласының яхшы укуын тели. Мәктәптә генә белем алып булмый дип санап, репетитор да яллыйлар. Әмма башыннан үткән һәркем белә торгандыр - яхшы белгеч табу җиңел түгел. Intertat.ru репетитор сайлауда киңәшләр тәкъдим итә. Репетиторны уку елы башында - сентябрьдә сайлап куйсаң яхшы. Гыйнварда инде яхшы педагоглар булмаска мөмкин. Иң...
    553
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 05:54
    Аянычлы юл һәлакәте, үлүчеләр бар
    Казан-Оренбург юлында 26 гыйнвар көнне кичке дүртләр тирәсендә аянычлы юл һәлакәте була. Чистай районында автотрассада «Renault Logan» шоферы маневрның куркынычсыз булуына инанмый торып алдагы машинаны узарга чыга һәм «Toyota» маршруткасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә 29 яшьлек шофер идарә иткән микроавтобус кюветка оча, ә җиңел машинага шактый нык зыян килә. 75 яшьлек...
    616
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 05:50
    Чаллы шәһәрендәге бәби-бокска беренче тапкыр бала калдырып киткәннәр
    Татарстанның Чаллы шәһәрендә Кама балалар медицина үзәгендәге бәби-бокс тартмасына беренче тапкыр бала ташлап китү очрагы булган. «27 гыйнварда медицина үзәгенең бәби-боксында бала калдырып киткәннәр. Сабый тормышына һәм сәламәтлегенә берни янамый. Бу - бәби-бокс ярдәмендә баланың гомере саклап калынган беренче очрак. Медицина персоналы регламент нигезендә килешенгән тәртип буенча эш иткән. Алга...
    500
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 05:47
    Лениногорск фаҗигасе: бер төндә 6 мәет. Шушы көннәрдә әтиләре дә вафат
    Былтыр Яңа ел каникулында Лениногорск районы Иске Куак авылында тулы бер гаиләнең, төгәлрәк әйткәндә, биш баласы белән әни кешенең янып үлүен күпләр хәтерлидер. Янгыннан бары тик гаилә башлыгы Сергей һәм Илья исемле уллары гына исән кала. Аны "күлмәк белән туган" дими, ни дисең! Илья бу кичтә шушы авылда яшәүче дәү...
    630
    0
    0
Реклама