Теләче Информ

3 февраль 2017 яңалыклары

  • 3 февраль 2017 - 11:53
    Борыч чәчәргә өйрәнәбез (БАКЧАЧЫГА КИҢӘШЛӘР)
    Борыч - иң витаминлы яшелчәләрнең берсе. 100 г борычта 300 мг аскорбин кислотасы, 400 мг рутин, 12-16 мг каротин, В группасы витаминнары, шикәр, эфир майлары бар. 30-40 г борыч кешенең С, А, Р витаминнарына булган тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерә. Аның составындагы рутин капиллярларны ныгыта, организмга С витамины җыярга булыша, аппетитны яхшырта,...
    1431
    0
    0
  • 3 февраль 2017 - 11:10
    Теләче авыл җирлегендә халык җыены узды (ФОТОЛАР)
    Бүген, 3 февраль көнне район мәдәният йортында Теләче авыл җирлегенең халык җыены узды. Бу көнне җитәкчеләр эшләнгән эшкә анализ ясады, киләчәккә булган планнары белән уртаклашты. Җыенда Тарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов катнашты. Теләче халкы үзен кызыксындырган сораулар белән җитәкчелеккә мөрәҗәгать...
    425
    0
    0
  • 3 февраль 2017 - 10:13
    Февральдә ахырзаман җитә?!
    Ишеттегезме әле, февральдә без гөнаһлы бәндәләрне ахырзаманның чираттагысы көтә ди бит. Ишетмәсәгез дә гаҗәп түгел, мин дә очраклы гына белдем. Өйгә килгән кунакларны озатканда, олы улымның: «Дөнья бетмәсә, очрашырбыз!» - диюе колагымны гына түгел, күңелемне дә сагайтты. Баксаң, интернет бу хәбәрдән мыжлап то­ра икән. Бу юлы Мәскәү Мәтрүнәсе әйткән ди...
    1116
    0
    0
  • 3 февраль 2017 - 10:05
    Март – салкын, июнь – яңгырлы, июль коры булачак, ди халык синоптигы
    Көннәр кайчан җылытыр икән? Иртәгә тагын суык булырмы? Телевизордан "Хәбәрләр" тапшыруын караганнан соң, һава торышы турындагы мәгълүматны көтеп ала торган булдым. Күңелне җылытырлык сүз әйтмәсләрме янәсе. Аларның сүзләренә караганда, шимбә-ял көнне тагын суыта. Көндез 18 градуска кадәр суык булачак. Әби-бабайлардан гына ишетеп белгән 40 градуслы суыклар булмаса да, бер өйрәнмәгәч,...
    509
    0
    0
  • 3 февраль 2017 - 06:04
    Мамадыш районында пистолетлы угры әбинең 70 мең сум акчасын талап алган
    1 февраль көнне Мамадыш районы Түбән Яке авылында яшәүче Рәшидә Зәйнуллинаның кәефе иртәдән күтәренке була. Сигезенче дистәсен вакласа да, туган көн - күңелле бәйрәм инде ул. Әллә кемнәр шалтыратып котлый, хәл белә. Әмма иң зур "бүләк"не ул кичке сигезләр тирәсендә генә ала. Кара битлек киеп кергән билгесез ир, әбинең өенә...
    590
    0
    0
  • 3 февраль 2017 - 05:51
    Өченче номерлы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар китапханәдә кунакта
    3 нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме балалары, район Балалар китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Балаларны шат күңел белән китапханә хезмәткәрләре Закирова Любовь Михайловна һәм Фатихова Елена Геннадьевналар каршы алды. Китапханә хезмәткәрләре экскурсия барышында балаларны уку залы һәм балалар абонементы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Шулай ук В. Катаева әкиятләренә нигезләнгән мультфильмнар да балалар...
    549
    0
    0
  • 3 февраль 2017 - 05:40
    Беренче номерлы бакчада тәрбияләнүче балалар тәҗрибә ясый
    Тәҗрибәләр ясау- балаларны терек һәм терек булмаган тирәлек белән таныштыруның иң уңышлы юлы булып тора. Тәҗрибә уздыру барышында балаларның хәтере арта, фикерләү, анализлау һәм чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек процесслар активлаша. Балалар үзләренең кызыксынучанлыкларын күрсәтәләр, үзләрен галим, эзләнүче, ачышлар ясаучы кеше буларак хис итәләр. Бу балаларда образлы фикерләү хас икәнен аңлата.Һәр...
    435
    0
    0
Реклама