Теләче Информ

7 апрель 2017 яңалыклары

  • 7 апрель 2017 - 12:41
    "Батыр" спорт комплексында Сәгыйт Гыйниятуллин призына узган көрәш ярышларының нәтиҗәләре (+ФОТОЛАР)
    7 апрель көнне «Батыр» спорт комплексында «Теләче» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2001нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына көрәш буенча 23 тапкыр район беренчелеген уздырды. Быелгы бәйгенең бер үзенчәлеге шунда иде. Килгән кунаклар 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында билбау көрәшен...
    519
    0
    0
  • 7 апрель 2017 - 11:28
    Хлопонин: Опасения жителей Казани из-за мусоросжигательного завода вызваны недостатком информации
    Опасения жителей Казани из-за строительства вблизи города мусоросжигательного завода вызваны недостатком информированности людей. На деле же завод будет построен по новейшим мировым технологиям и будет соответствовать самым высоким мировым стандартам. Предприятие не представляет ни малейшей угрозы для здоровья горожан, заявил сегодня заместитель Председателя Правительства России Александр Хлопонин во время встречи...
    663
    0
    0
  • 7 апрель 2017 - 11:21
    Теләченең үзәк урамында өмә булып үтте
    Бүген, 7 апрель көнне Теләчедә оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре өмәгә чыкты - алар Теләче урамнарын чүп-чардан җыештырды.
    386
    0
    0
  • 7 апрель 2017 - 11:03
    «Көнче ирем аркамны без белән тишкәләде»
    Гомер буе ашыгып-чабып, яшәү өчен җан тырмашып йөргәннән соң, хәл алу, үткәннәргә нәтиҗә ясау өчен уңайлы бер вакыт җитә - картлык. «Өлкәнәйгәч, төннәр бер төсле була икән. Күзеңне йомгач, бәхетле чаклар гына түгел, үкенечләр дә искә төшә башлый. Таңга кадәр уйланып яткан чаклар бар», - дип сүз башлады Казанда яшәүче...
    1003
    0
    0
  • 7 апрель 2017 - 10:51
    "Ак Барс" – минем команда. Аның белән хушлашу җиңел түгел – Зиннәтулла Билалетдинов
    "Ак Барс" хоккей клубы җитәкчелеге, тренерлар бүген үз базасында матбугат вәкилләре белән очраша. Биредә баш тренер Зиннәтулла Билалетдиновның команда белән яңа килешү төзү ихтималының зур булуы да җиткерелде. "30 апрельгә кадәр без яңа контракт турында мәгълүмат бирергә тиеш түгел. Карьерамны дәвам итәргә көч бармы, дисезме? Көч бар. "Ак Барс" -...
    2098
    0
    0
  • 7 апрель 2017 - 10:38
    “Казан егетләре” яңа солист Айнур Латыйповка ни өчен “мясной магнат” дигән кушамат такканнар?
    "Казан егетләре" төркеменең ишәюе хакында ишеткәнсездер инде. Егетләр үзләре Айнурны бик җылы кабул иттек, бер-беребез белән уртак телне тиз таптык дип сөйләсәләр дә, яңа солистның үзенең дә фикерен ишетәсе килде. - "Казан егетләре" белән бер сәхнәдә Чиләбе өлкәсенең Устьбагарян бистәсендә узган концертларында чыгыш ясарга туры килде, - дип сөйли Айнур...
    839
    0
    0
  • 7 апрель 2017 - 08:23
    Кышкы резинаны җәйгесенә кайчан алыштырырга?
    Экспертлар машина йөртүчеләргә кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска киңәш итә. Моның берничә сәбәбе бар. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, республика территориясендә яз озакка сузылачак, димәк, кар бүтән яумаячак дигән өмет юк. Бозлавыкта кыен хәлдә калмас өчен белгечләр кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска, бераз көтәргә куша. Бу -...
    844
    0
    0
  • 7 апрель 2017 - 08:07
    Сорау-җавап: Мәеткә Коръән уку тиешме? Аның бәясе бармы?
    Сорау: - Мәеткә Коръән уку тиешме? Аның бәясе бармы? Бу хакта тулырак аңлатма бирсәгез иде. М., Иске Җөри Район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җавап бирә: - Вафат булган кешегә Коръәнне укып чыгуда савап бар. Иң хәерлесе - кешенең үзенә-үзе яки аның туганының Коръән укуы. Аллаһы Тәгалә Коръәндә "Минем аятьләремне акчага...
    965
    0
    0
  • 7 апрель 2017 - 06:50
    Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында “Карга боткасы” бәйрәме уздырылды
    5 нче апрель көнне, халкыбызның милли бәйрәмнәренә, әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе "Карга боткасы" уздырылды. Бәйрәм барышында балалар бабай, әби һәм түти белән берлектә татар халкының уеннарын, җырыларын башкардылар, табышмак, сынамышларын искә төшерделәр; язның беренче хәбәрчеләре - кара...
    482
    0
    0
  • 7 апрель 2017 - 06:40
    3 номерлы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар К. Чуковскийның «Чудо-дерево» дигән әсәре белән таныштылар
    Өченче номерлы балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар кулдан эшләнгән дидактик уеннарны яратып уйныйлар. Әлеге уеннар аларга татар телендә һәм рус телендә узара дөрес итеп аралашырга, диалог төзергә ярдәм итә. 6 апрель көнне белем бирү эшчәнлегендә балалар К. Чуковскийның «Чудо-дерево» дигән әсәре белән таныштылар, шөгель җанлы рәвештә үтте.
    447
    0
    0
Реклама