Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сорау-җавап: Мәеткә Коръән уку тиешме? Аның бәясе бармы?

Сорау: - Мәеткә Коръән уку тиешме? Аның бәясе бармы? Бу хакта тулырак аңлатма бирсәгез иде. М., Иске Җөри Район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җавап бирә: - Вафат булган кешегә Коръәнне укып чыгуда савап бар. Иң хәерлесе - кешенең үзенә-үзе яки аның туганының Коръән укуы. Аллаһы Тәгалә Коръәндә "Минем аятьләремне акчага...

Сорау:

- Мәеткә Коръән уку тиешме? Аның бәясе бармы? Бу хакта тулырак аңлатма бирсәгез иде.

М., Иске Җөри

Район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җавап бирә:

- Вафат булган кешегә Коръәнне укып чыгуда савап бар. Иң хәерлесе - кешенең үзенә-үзе яки аның туганының Коръән укуы.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә "Минем аятьләремне акчага алыштырмагыз", - ди. Шуңа да моның өчен акча алырга ярамый.

Коръән укучы ничек кенә ихластан укымасын, бераз вакыттан соң шайтан күңеленә шик кертә. Укучы акча түләгәнгә, әйткәнгә генә укый. Бу очракта аның бер савабы да булмый. Шуның өчен тырышканына бирәбез дип әйтеп, кеше үзен алдарга тиеш түгел.

Пәйгамбәребезнең шундый хәдисе бар: "Ихлас" сүрәсе - Коръәннең өчтән бере". Шулай булгач, әз генә гыйлеме булган кеше дә өч "Ихлас" сүрәсен укып, дога кыла торган булса, Коръәнне укып чыккан савапка ирешә ала. Саваплы гамәлдән башланган эшнең көннәрдән-беркөнне кәсепкә әйләнүе дә бар.

Безнең өчен кемдер эшләргә тиеш дигән фикер белән яшәргә тиеш түгел без. Шайтан һәрвакытта диннең төп нигезләрен үтәмәс өчен төрле җиңеллекләр күрсәтә. Кызганыч, без шуларга бирелеп, өстебездәге фарыз-бурычларны калдырабыз.

Сәдакә биреп, Коръән укытып, мәҗлес үткәреп кенә вафат булган кардәшләребезнең, туганнарыбызның өстебездәге бурычларын үтәдек дигән сүз түгел. Үзебез һәрвакыт догадан калдырмаска тиешбез.

Сорауларыгызны 21-1-52, 89656069575 телефон номерларына шалтыратып, калдыра аласыз.

Сәхифәне Алинә Шәмәрданова алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев