Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

“Казан егетләре” яңа солист Айнур Латыйповка ни өчен “мясной магнат” дигән кушамат такканнар?

"Казан егетләре" төркеменең ишәюе хакында ишеткәнсездер инде. Егетләр үзләре Айнурны бик җылы кабул иттек, бер-беребез белән уртак телне тиз таптык дип сөйләсәләр дә, яңа солистның үзенең дә фикерен ишетәсе килде. - "Казан егетләре" белән бер сәхнәдә Чиләбе өлкәсенең Устьбагарян бистәсендә узган концертларында чыгыш ясарга туры килде, - дип сөйли Айнур...

"Казан егетләре" төркеменең ишәюе хакында ишеткәнсездер инде. Егетләр үзләре Айнурны бик җылы кабул иттек, бер-беребез белән уртак телне тиз таптык дип сөйләсәләр дә, яңа солистның үзенең дә фикерен ишетәсе килде.

- "Казан егетләре" белән бер сәхнәдә Чиләбе өлкәсенең Устьбагарян бистәсендә узган концертларында чыгыш ясарга туры килде, - дип сөйли Айнур Латыйпов. - Әнә шул тәүге чыгыш минем язмышымны хәл итте дә. Шул көннән башлап мин төркемнең дүртенче егетенә әверелдем.

Оста баянчы һәм төрле уен коралларында сыздырып уйнавы бер хәл, Айнур әле эшмәкәр дә икән! Туган ягы Кукмара районы Зур Сәрдек авылында хәләл казылык җитештерергә дә өлгерә.

- Күпкырлы талант иясе ул! Сәхнәдә дә үзен чын эшмәкәрләрчә хис итә, - дип сүзгә кушыла "Казан егетләре"нең берсе Илнат Фәрхуллин. - Без исә аңа шаяртып "мясной магнат" дип дәшәбез.

Хәер, егетләрнең үзара бер-берсенә яратып эндәшә торган "исемнәре" һәркайсыныкы бар, дип аңладым. Бу хакта үзләреннән сорагач көлешә-көлешә күз кысышып кына утырдылар. Ул серләрен бик ачасылары килмәде бугай...

Галия РАХМАН

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев