12 апрель 2017 яңалыклары
-
Космонавтика көне уңаеннан 3нче номерлы балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде
12 нче апрель - Космонавтика көне уңаеннан безнең 3нче номерлы балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде. Икенче кече яшьтәге төркем балалары физкультура залында бүген космоска сәяхәт ясадылар. Зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары исә мультимедиа презентация ярдәмендә Юрий Алексеевич Гагарин, космонавтлар, Космос, космик ракеталар турында яңа белемнәр үзләштерде. Шулай ук үз...
-
Космонавтика көне уңаеннан. Гагарин бәлеш яраткан
Бүген Россия - Космонавтика, Халыкара авиация федерациясе - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика, Берләшкән милләтләр оешмасы - Кешенең галәмгә очу халыкара көнен билгеләп үтә. Чынында 1961 елның 12 апреле галәмгә тәүге тапкыр очу гына түгел, бәлки кешенең үсеше һәм аңындагы гаять зур борылыш көне дә. Шулай булмыйни, кешелек Җирдән тыш, галәм...
-
14 яшьлек үсмер исерек килеш ТР Мәгариф министрлыгы машинасын куып алып киткән
Бу хәл Казанда була. 31 март көнне кичке тугызлар тирәсендә үсмер Вознесенское бистәсендә туктап торган ГАЗ йөк машинасына утырып китә. Аны 600 метр үтүгә полицейскийлар туктата. Фаразларга караганда, 24 яшьлек шофер әлеге үсмернең туганы булып чыга. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара, дип яза Әлмәт таңнары.
-
Шатлык китергән хезмәт. "Таң" ширкәте җитәкчесе Рамил Сөнгатуллинның тормыш юлы турында язма
һәр ел фасылы үзенчә матур, үзенчә истәлекле. Йомшак язларны - чәчәкле җәйләр, алтын көзләрне - ап-ак карга күмелгән кышлар алыштыра. Ел артыннан еллар уза. Кеше гомеренең дә, шул ел фасыллары кебек, күңелләрне җилкеткән язлары, яшәп туя алмаслык җәйләре, моң сарган көзләре һәм аклыкка-пакълеккә өндәүче кышлары бар. Бүгенге сүзем - моннан...
-
Туй үткәрү күпме тора? Татар тамадаларының БӘЯЛӘРЕ
Тормыш итә башлаучы яшь пар гомеренең соңгы көненә кадәр истә калырга тиешле көнне мөмкин кадәр күңелле, шул ук вакытта чыгымсыз үткәрергә тели. Әмма туй матур булсын өчен тамада кирәк. Intertat.ru электрон газетасы Казан тамадаларының үз рейтингын туплады. Бәяләр җәй айларына, тамадаларның үз әйткәннәреннән чыгып күрсәтелде. Рейтинг төзегәндә туйны бушлай үткәрергә...
-
Каргыш... (БУЛГАН ХӘЛ)
Гөлсөя апа (исемнәрне үзгәрттем) әле узган атнада гына дусларын, хезмәттәшләрен никах ашы белән сыйлаган иде. Күпме ихлас теләкләр җиткергән идек без аңа! Бәхет, тигез тормыш теләгән идек. Әмма теләкләребез тормышка ашмады… Кич уңмаган һич уңмас диюләре хак икән. Гөлсөя апа дүртенче тапкыр кияүгә чыккан иде. Инде менә күңелле никах мәҗлесеннән...