Бөтен кешелек дөньясы өчен 1 май - хезмәт бәйрәме булып кала. Әлеге бәйрәм чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә.
Ташка сугылган дип әйтикме, бу ялларда, барлык мәшәкатьләрен ташлап, шәһәр халкы да авылга ашыга. Инде урамнары кыш буе бушап торган авылга ямь керә, гөрли...