Әминә - ятимә кыз, ул үзен дөньяга китерүче кадерле кешеләрен бөтенләй хәтерләми. Авыр еллар, зур көрәшләр аны әтисез дә, әнисез дә калдырган. Ләкин игелекле бәндәләр, авылдашлары, үзләре дә ярымач булуга карамастан, ятимә кызны кайгыртканнар. Ул үзе дә бик тырыш булган: керен дә, идәнен дә юган, урагын да урган, бала да...