Теләче Информ

15 ноябрь 2017 яңалыклары

  • 15 ноябрь 2017 - 09:23
    Мандарин
    Анда бик күп С витамины бар. Моннан тыш әлеге җимеш пектин матдәләренә, минераль тозларга, Д, К, В1, В2 витаминнарына һәм эфир майларына бай. Составындагы лимон кислотасы аркасында мандаринның йомшак өлеше нитратларны һәм башка зарарлы компонентларны үзенә җыймый. Файдасы Иң уңай үзенчәлекләренең берсе - мандарин организмга көзге-кышкы чорда югалган витаминнарны кайтарырга...
    701
    0
    0
  • 15 ноябрь 2017 - 09:19
    Яшелчәләр белән тавык ите
    Алсу һәм Азат Фазлыевлардан яшелчәләр белән тавык ите пешерү рецептын тәкъдим итәбез. Алар исә бу ризыкны Замирә Рәҗәпова пешергәндә ошатып калганнар. Бу ризыкны әзерләү өчен ташкабак, баклажан, татлы борыч, помидор, суган, сарымсак һәм гөмбә кирәк. Шуларның барысын да божралап эре итеп турарга, яшь бәрәңгенең дә кабыгын әрчемәскә мөмкин, тавык итен...
    1561
    0
    0
  • 15 ноябрь 2017 - 09:16
    Йокы килә, баш авырта... тизрәк каһвә бирегез
    Гипотония - рәсми медицинада түбән кан басымы белән бәйле авырулар җыелмасының атамасы. Табиблар әле бүген дә аны аерым бер авыру итеп караргамы, әллә ул башка авыруларның катлауланып китү очрагымы икәнен ачыклый алмый. Түбән кан басымыннан җәфаланучылар гипертония белән авыручыларга караганда азрак булса да, гипотония кешеләргә күбрәк мәшәкать тудыра. Түбән кан...
    941
    0
    0
  • 15 ноябрь 2017 - 09:09
    Бүре баласын бүреккә салсаң да...
    Еш кына берәрсе белән булган гыйбрәтле вакыйгаларны күреп, яки кеше язганны укып: "Үзе гаепле", - дигән нәтиҗә чыгарып куябыз. Әмма андый нәтиҗә ясарга ашыгырга кирәкми икән. Әлеге гаилә белән мин әллә кайчаннан аралашып яшим. Кызлары Алияне дә кечкенә чагыннан ук беләм. Хәзер ата-ананың шушы баланың кылган гамәлләре аркасында ут йотып...
    1137
    0
    0
  • 15 ноябрь 2017 - 07:37
    Арча районында “ПАЗ” автобусы янган
    Арча районында "ПАЗ" автобусы янган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Арча-Сеҗе юлының 22нче километрында Иске Му авылы янында булган әлеге хәл турындагы хәбәр бүген иртән килеп ирешкән. Сеҗе янгын сүндерүчеләре урынга килгәндә, автобусны тулаем 10 квадрат метр мәйданда...
    1719
    0
    0
  • 15 ноябрь 2017 - 07:31
    Путинга рәхмәт йөзеннән һәйкәл куйганнар
    25 ноябрьдә Чиләбедә Россия Президенты Владимир Путинның скульптурасы ачылачак, дип яза life.ru. Кулына тау чаңгысын тоткан Путинның монументы Аша шәһәрендәге "Аджигардак" тау чаңгысы комплексы территориясенә куелган. Комплекс исә 25 ноябрьдә ачылачак. Комплекс сайтында язылганча, скульптура ил башының тау чаңгысын һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга керткән өлеше өчен рәхмәт йөзеннән ясалган....
    757
    0
    0
  • 15 ноябрь 2017 - 06:23
    Ришат Төхвәтуллин "Иң яхшы җырчы" медале белән бүләкләнде
    Ришатка медальне кечкенә тыңлаучысы биргән. Бу хакта җырчы үзенең инстаграмында язган һәм фотолар урнаштырган. "Тавыш бирүләрегез бер читтә торсын! Кичә бер җимеш килде дә: "Сез безнең өчен №1 җырчы", дип медаль бирде. Рәхмәт яусын! Балалар концертларыма йөргәнгә бик шатланам. Киләчәкләре бәхетле булсын!, - дип язган Ришат әлеге күркәм фотоларга. "Балалар...
    1444
    0
    0
  • 15 ноябрь 2017 - 06:04
    6- 11 ноябрь көннәренә Теләче районы өчен ПОЛИЦИЯ КӨНДӘЛЕГЕ
    6 ноябрь көнне Теләче авылының Ленин урамында урнашкан "Пятерочка" кибете каршында "Калина" һәм "Лада" машиналары бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк. Административ беркетмә төзелә. Шул ук көнне Теләче авыл җирлеге башлыгыннан билгесез кешенең Теләче авылының Партизанская урамындагы күперне ватып китүе турында гариза керә. Тикшерү эшләре бара. 7 ноябрь көнне җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш"...
    378
    0
    0
  • 15 ноябрь 2017 - 05:41
    “Татмедиа” оештырган “Языл һәм телевизор от!” акциясендә катнашырга чакырабыз
    "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте кабат актив әбүнәчеләр арасында призлар уйнатырга җыена. Анда төп приз - 32 диагональле телевизор. Моннан тыш, өч цифры фотоаппарат һәм унбиш йон одеял уйнатылачак. Бу призларның сезгә эләгүе бик мөмкин. Акциядә катнашучы һәркемнең шанслары тигез. Шуны да искәртик, призлар уйнату нәтиҗәләренең нинди булуына карамастан, Татарстанның һәр районыннан...
    859
    0
    0
  • 15 ноябрь 2017 - 05:33
    Шушы көннәрдә Алабуга шәһәрендә мөмкинлекләре чикле булан кешеләр арасында спортның армрестлинг төре буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты булып үтте.
    Ярыш нәтиҗәсендә Теләче муниципаль районы 2 нче урынга лаек булды. 1 нче урынны Мамадыш, 3 нче урынны Саба, 4 нче урынны Кукмара районнары алды. Шәхси зачетта Мифтахова Алия (О. Мишә) - 1 урын, Имамиев Ильфат (Ис. Җөри) - 1 урын, Габдуллин Инсаф (Шәтке) - 2 урын, Зәйнетдинов Ришат (Тюлязи) -...
    587
    0
    0
  • 15 ноябрь 2017 - 05:28
    Бүген районыбызда техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча конкурс булып узачак.
    2017 елның 15 ноябрендә Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча конкурс булып узачак. Бу чараның максаты - кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы машиналарының хәм техникасының яхшы сакланышын булдыру, аларны вакытында саклауга куюны тәэмин итү хәм 2018 елгы кыр эшләренә әзерләүне...
    397
    0
    0
  • 15 ноябрь 2017 - 05:22
    Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы педагоглары балаларда комда уйнауга кызыксыну уятырга омтылалар
    Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы педагоглары балаларда комда уйнауга кызыксыну уятырга омтылалар. Бу уеннар өч яшьтәгедән башланган балалар белән уздырыла, һәрбер төркемдә ясалма ком корабы булдырылган. Ком терапиясен педагог- психолог, логопед үз эшләрендә бик еш кулланалар.Ин әһәмиятлесе баланы кызыксындыра белү. Елена Сафина
    456
    0
    0
Реклама