Теләче Информ

18 гыйнвар 2018 яңалыклары

  • 18 гыйнвар 2018 - 16:21
    Казанда бер көтү эт 4 балага ташланган
    Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сукбай этләрнең балаларга һөҗүме буенча тикшерү үткәрелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә. Массакүләм мәгълүмат чараларын мониторинглау барышында, Казанның Вахитов районында сукбай этләр көтүенең 4 малайга ташлануы ачыкланган. Шушы факт буенча хәзер башлангыч тикшерү үткәрелә. Якынча мәгълүматларга караганда, этләр һөҗүме...
    1293
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 12:56
    Ризат Рамазанов лотереяга 2 центнер фураж, Сөмбел Билалова 5 мең сум акча откан... (ЙОЛДЫЗЛЫ ПРОЕКТ)
    Соңгы арада лотерея алып, зур күләмдә акча, фатир, шәһәр читендә йорт отучылар турында еш язалар. Кемдер андый җиңел юл белән килгән табышка ышана, кайсыбер кешеләр читтән көлемсерәп карый. Татар эстрадасы йолдызлары лотерея билетлары аламы? Әгәр 50 миллион сум акча отсалар, нәрсәгә сарыф итәрләр икән? Ризат Рамазанов (җырчы): - Ай-һай, андый...
    1362
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 12:47
    Беренче һәм өченче туган балага бер тапкыр 50 мең һәм 100 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирергә җыеналар.
    Авыл җирендә яшәүче гаиләләрдә туган беренче һәм өченче балага бер тапкыр 50 мең һәм 100 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирергә җыеналар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе Илдар Бәдриев хәбәр иткән. Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге пособиеләр гаиләнең уртача айлык кеременә бәйле булырмы-юкмы, социаль ярдәм алу өчен...
    1350
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 12:36
    2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
    (Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2018 елның 1 нче июленнән 4,2 процентка кадәр артачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында билгеле булды. Төп доклад белән комитет рәисе Марат Зарипов хисап тотты. Аның әйтүенчә, 2018...
    1247
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 12:30
    Казанда иномарка кешеләр басып торган тукталышка килеп кергән (ФОТО)
    Гадәттән тыш хәл бүген башкаланың Вишневский урамында килеп чыга. Бәхеткә каршы фаҗига булмый калган. Алай да бер кеше зыян күреп, аңа урында ук табиблар ярдәме күрсәтелгән. Бозлавык юлда машина йөртүче тимер атын туктата алмый һәм халык торган тукталышка килеп керә. Бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклау дәвам итә. --- Матбугат.ру
    1873
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 12:19
    Урыссуда февраль аенда яңа гимназия ачыла
    (Урыссу, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Маврин). Февраль башында шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Татарстанның Ютазы районы үзәге) яңа гимназия ачыла. 2017 елның июнендә булачак гимназиянең нигезенә беренче таш салынды. Ул чагында әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан иде. Ул объектны файдалануга тапшыру тантанасына да килер, дип көтелә. Районда соңгы...
    1535
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 12:00
    Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында балалар саф һавада кышкы уеннар уйныйлар
    Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында сабыйларны тәрбияләү өчен елның һәр фасылын мөмкин кадәр кулланырга омтылалар. Кыш айларында тәрбиячеләр дә балаларны саф һава чыныктырып, уйнатып кына калмыйлар, аларның белемнәрен дә киңәйтәләр: кышкы тәбигатьне күзәтәләр, әңгәмәләр үткәрәләр. Балаларга саф һавада уйнарга үзләренә дә бик ошый, чөнки алар туйганчы таудан шуалар, кардан төрле...
    844
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 11:50
    АККОШ МӘХӘББӘТЕ (Булган хәл)
    Тук, тук-тук, тук - кинәт ишекне шулай итеп шакулары Гадиләне тетрәндерде. Ул «тук-тук»ларны морзе әлифбасына күчерсәң, нокта, сызык, нокта, ягъни «Р» хәрефе килеп чыга. Рүзәл ишекне гел шулай шакый торган иде бит. Соңгы тапкыр ул… унҗиде ел элек шакыган иде!.. Гадилә ишекне киереп ачып җибәрде. - Синме бу? - хатынның...
    1048
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 11:38
    Бүген Үзәк авылы мәдәният йортында участок сайлау комиссияләре өчен укулар узды
    18 гыйнвар көнне Үзәк авылы мәдәният йортында участок сайлау комиссияләре өчен укулар уздырылды. Укуларга участок сайлау комиссияләренең рәисләре, урынбасарлары, сәркәтипләре, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова һәм үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисоваларда катнашты. Татарстан үзәк сайлау...
    763
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 11:11
    Рус әдәбиятыннан олимпиада җиңүчеләре.
    14 - 16 нчы гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус әдәбияты фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы булып узды. Рус әдәбияты фәне олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары Г. Миннуллина, М. Сәмигуллина һәм Г. Ситдыйкова катнаштылар. Региональ этапта Г. Миннуллина, М. Сәмигуллина призерлар булдылар, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы...
    748
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 09:37
    Казанның “Тасма” спорт залында Салават Хәбир улы Гайнанов истәлегенә татарча көрәш буенча беренче ачык турнир үткәрелә
    20 гыйнвар көнне Казанның "Тасма" спорт залында спорт остасы Салават Хәбир улы Гайнанов истәлегенә 2000-2003, 2004-2006 елларда туган малайлар һәм яшүсмеләр арасында татарча көрәш буенча беренче ачык турнир үткәрелә. Яшь көрәшчеләрне үлчәү вакыты 19 гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтән 18 сәгатькә, 20 гыйнвар көнне 8.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр. Ярышлар 9.00...
    675
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 09:28
    Шиһабетдин Мәрҗанине искә алдылар
    Бүген, ягъни 18 гыйнвар көнне Теләче Үзәк китапханәсендә олуг татар галиме, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллык юбилее уңаеннан әдәби уку уздырылды. Район имамнары, татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, китапханәчеләр чакырулы булган әлеге чарада Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров, республиканың...
    683
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 09:04
    Кышның үз матурлыгы (Фото)
    Кышкы матурлыкка сокланып кемнәрдер туя алмыйлар. ә кемнәрдер салкыннар җитте дип кышкы киемнәрен барлыйлар.Кышкы иртәдән матур вакыт бар микән, әле тапталмаган карлы сукмак, күбәләк - күбәләк кар ява. Табигать нәрсәгәдер әзерләнгән сыман... Ак кыш (Роберт Миңнуллин) Яратам мин ап-ак төсне Бөтен дөнья ап-ак төсле Куяннар да ак тун кигән, Каеннар...
    998
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 08:15
    Казахстанда автобуска ут кабып, 52 кеше янып үлгән, 5 кеше котылган (Видео)
    Казахстанда Актүбә өлкәсендә Самара-Шымкент юлында автобуска ут капкан. 52 кеше һәлак булган. Һәлак булучылар Үзбәкстан кешеләре дип "Казинформ" хәбәр итә. "Якынча мәгълүматлар буенча 57 кеше зыян күргән, 52 кеше янып үлгән, 5 кеше автобустан чыгып котыла алган", диелә матбугаттагы хәбәрдә. Янгын урынында коткаручылар, табиблар эшли. Коточкыч хәлнең сәбәпләре ачыклана дип...
    1929
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 08:11
    Яшем җиткәч, чыгам
    Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да...
    830
    0
    0
Реклама