20 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады. Бүген аңа 81 яшь тулды. "Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Татарстан халкы һәм башка илләрдә яшәүче татарлар, шулай ук шәхсән үз исемемнән сезне туган көнегез белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим!" - диелгән республика лидерының...
-
Түбән Камада ир-ат, планшетын урлаган өчен, танышын кыйнап үтергән
Түбән Камада полиция хезмәткәрләре үтерүдә шикләнелгән затны "кайнар эз"дән тоткарлаган. Якынча мәгълүматларга караганда, әлеге ир-ат планшетын урлаган өчен танышын үтергәнче кыйнаган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте. 20 гыйнварда 00.45 сәгатьтә кизү частенә "Җиңүгә 30 ел" урамындагы 10нчы йорт лифтында ир-ат мәете табылу...
-
Гыйлембанат әби дә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп узды.
20 гыйнварь көнне Караширмә авылында гомер кичерүче Гыйлембанат Хаҗиева да үзенең туган көнен билгеләп узды. Аны якыннарыгына түгел, район җитәкчеләре дә тәбрик итте. Кадер, хөрмәттә гомер кичерүче, гомерен хезмәттә уздырган Гыйлембанат әби турында язылган язма белән "Теләче" газетасыннан таныша аласыз. Эльмира Котдусова Автор фотосы
-
Хезмәт ветеранын район җитәкчелеге дә тәбрикләде.
Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Бибифатыйма Әхмәтгалимова бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Хезмәт ветеранын район җитәкчелеге дә тәбрикләп, җылы теләкләрен җиткерде. Бибифатыйма әби турында тулырак язма белән "Теләче" газетасы битләрендә таныша аласыз. Автор Эльмира Котдусова Автор фотосы
-
Чаңгы ярышыннан фоторепортаж
Бүген чаңгы базасында район мәктәпләрендә укучылар өчен ярыш узды.Чаңгы ярышында һава торышы салкын булуга карамастан егетләр, кызлар актив катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча, яхшы нәтиҗә күрсәткән укучыларны бүләкләү тантанасы узды. Бәйгенең барышы фотоларда Автор Эльмира Котдусова Автор фотосы