Теләче Информ

30 гыйнвар 2018 яңалыклары

  • 30 гыйнвар 2018 - 06:14
    “Үз кызы да минем көнгә калсын”, дип елаган идем
    Язмыш көтмәгәндә тез астына сукты. Матур гына тормыш көткәндә, газиз иремне югалттым. Ике кызыбыз үсеп буйга җиткән чак. Олысы Айсылуның чыгарылыш кичәсен уздырырга йөрибез. Кызыма матур күлмәк тә алырга өлгердек. Кичтән чәчләрен ясатырга сөйләшеп куйдык. Тик иртәбез күңелсез хәбәрдән башланды. //Ватаным Татарстан// "Шамилең авыр хәлдә", дип, күршем йөгереп керде. Әллә...
    1045
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2018 - 05:59
    Тутырган каз муены
    Эш барышы Казны яхшылап чистарткач, муенын мөмкин кадәр озынрак итеп кисеп алалар да, тиресен салдырып, салкын су белән әйбәтләп юалар. Аннары муен тиресен корыталар, эче-тышына тоз-борыч сибеп, 10-15 минутка салкынга куялар. Чистартып юылган дөгене тозлы суда бүрттереп алалар һәм иләктә саркыталар, майда кыздырылган суган, атланмай, тоз, борыч, бераз шулпа өстәп...
    899
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2018 - 05:49
    Бармакларың белән дус бул!
    Кеше организмының фән аңлатып бирә алмый торган эчке көче барлыгы хакында күп языла. Кайбер галимнәр, кеше үз тәне белән идарә итәргә, тышкы факторлар йогынтысыннан сакланырга өйрәнсә, начар гадәтләреннән арынса, гомер озынлыгы 70-80 ел гына түгел, ә 150-300 ел булыр иде диләр. Чыннан да, табиблар замана медицинасының бөтен казанышларын эшкә җигеп...
    1604
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2018 - 05:41
    КӨЧ БИРӘ ТОРГАН 10 РИЗЫК
    Әгәр синең «Duracell» батареяң юк икән, димәк, энергияң җитәрлек дәрәҗәдә юк, дип уйлыйсыңдыр. Кемдер авырганнан соң, башкалар Яңа ел каникулларыннан соң кабаттан укый башларга көч таба алмый. Тик энергияне башка чыганаклардан да алырга мөмкин. Бары тик ысулларын гына белергә кирәк. Энергияне каян алырга - «Ялкын» киңәшләре: Көндез черем итеп алу....
    998
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2018 - 05:25
    Киңәш-табыш
    Фара пычранса Карлы-яңгырлы көннәрдә машина фарасы тиз пычрана. Дөрес, хәзер кайбер автомо­бильләргә махсус чистарткычлар урнаштырылган, бу очракта бернинди кыенлык та юк. Ә мондый мөмкинлеге булмаучыларга нишләргә? Аяк киеме чистарта торган губкадан файдалана аласыз. Юлга чыгар алдыннан фараларны силикон губка белән сөртергә кирәк. Әлеге губка фара өслегендә су сеңдерми торган пленка...
    1695
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2018 - 05:10
    Орлыкны кайчан чәчәбез
    Ни чәчсәң - шуны урырсың дигәннәре туры мәгънәсендә бакчачыларга адресланган, чәчүлек орлык сайлаганда сак бул, берүк алдана күрмә дигән сыман. Орлыкларны кайчан, ничек сайларга, кайдан сатып алырга? Мин кишер, суган, чөгендер, петрушка, укроп орлыкларын үзем үстерәм, чөнки арзан дип кызыгып, урам чатындагы базарчыктан, киосклардан сатып алып авызым пешкәләде. Өченче ел...
    1324
    0
    0
Реклама