Теләче Информ

2 февраль 2018 яңалыклары

  • 2 февраль 2018 - 12:26
    Җиңүчеләрне "Батыр" спорт комплексында каршы алдылар
    Бүген районыбыз спортчыларын "Батыр" спорт комплексында каршы алдылар.Каршы алу мизгелләре фотосүрәтләрдә Алина Шәмәрданова фотосы
    705
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 12:21
    Екатеринбург шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелеге булып узды.
    28 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелеге булып узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында "Теләче" спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Баландыштан Фәсхиев Салават һәм Теләчедән Фәттахова Раиля чыгыш ясады. Ярышлар нәтиҗәсендә: Фәттахова Раиля 5 урында, Фәсхиев Салават 6 урында. Барлыгы 35 регион катнашкан әлеге ярышларда Татарстан...
    721
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 11:32
    Районыбызга республиканың Монополиягә каршы көрәш идарәсе вәкиле киләчәк
    14 февраль көнне эш сәфәре белән районыбызга республиканың Монополиягә каршы көрәш идарәсе вәкиле киләчәк. Очрашу барышында әлеге ведомство җитәкчесе урынбасары Гүзәль Шафигуллина районыбыз гражданнарын, эшмәкәрләрне һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен кабул итәчәк.. Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-89-22. Электрон почта адресы: to16_43@fas.gov.ru Чара 9.00 сәгатьтә башлана.
    721
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 11:23
    «Менә, Лилия, син комаучауламасаң, фатирлы-машиналы кешедә кияүдә булыр идем»
    Югары уку йортына кергәнче, районыбызның бер авылында ике ел эшләргә туры килде. Мине ике этажлы йортта урнашкан тулай торакка урнаштырдылар. Тулай торак кызларны даими рәвештә алыштырып тора, чөнки аларны берәм-берәм кияүгә «чүпләп» торалар - йә туйлап, йә урлап. Урлау дигәннән, аның исеме генә урлау, чынлыкта егет белән кыз, аларның әти-әниләре,...
    1683
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 11:16
    Кишернең “свежийлыгын” бәрәңге кире кайтара
    Кышын яшелчәләр, ничек кенә саклауга карамастан, җәйге кебек сусыл булмый. Шулай да аларга әлеге халәтне кире кайтарырга була. Тирән савытка салкын су салыгыз. Туңдыргычта боз шакмаклары булса, аларны да өстәгез. Су салкынрак булган саен яхшырак. Шуннан соң суга кишер, чөгендер, шалкан, торма кебек тамыразыкны салып, алар янына чистартылган бер бәрәңге...
    2371
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 10:35
    Кешеләр үлеменә китергән авариядә бердәнбер исән калучының да хастаханәдә гомере өзелгән (ФОТО, ВИДЕО)
    Кичә Балык Бистәсе районында булган зур юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән. Фаҗига трассада фура һәм җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә чыккан. Коткаручыларга һәлак булучыларның җәсәдләрен изелеп беткән машина эченнән кисеп алырга туры килгән. --- Матбугат.ру
    2080
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 10:19
    “Үткәне барның киләчәге бар”. (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    "Үткәне барның киләчәге бар", - ди халык. Үткәннәребезне барлап, киләчәк буыннарга җиткереп калу бик мөһим. Районыбыз тарихын тагын да тулыландыру максатыннан, төбәк тарихчылары "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләр башлап җибәрде. Аның тәүгесе 31 гыйнвар көнне Теләче туган якны өйрәнү музеенда үтте. Теләче туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Фаягөл Имамиева мондый очрашуларның...
    668
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 10:14
    Татарстанда бозлы яңгыр көтелә
    Татарстан синоптиклары, актив циклон аркасында, 4-5 февральдә һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Һава торышы көнбатыш районнарда бозыла башлячак. Кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр явуы көтелә. Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, буран чыгуы ихтимал, күз күреме начарланачак, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитеп көчәячәк. Юлларда...
    1905
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 10:12
    Казанда Сталинград янында җиңүгә 75 ел булу уңаеннан митинг-концерт узачак
    Иртәгә, 3 февральдә, Казанның Җиңү паркында Россия минем йөрәгемдә (#Россиявмоемсердце) акциясе кысаларында Сталинград янында җиңүгә 75 ел булуга багышланган митинг-концерт узачак. Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны Сталинград янында җиңү өчен көрәшкән батырларны искә алырга чакыра. Мәңгелек утка чәчәкләр куелачак. Митинг-концертны "Россия Үлемсез полкы" төбәк бүлеге, "Ватан" берләшмәсе һәм "Хәрби...
    1542
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 07:43
    “Сәер” директор буразнасы
    Саба аграр көллиятендәге хәлләр "сарафан радиосы" аша күптән таралган. Әти-әниләр бирегә балаларын тәртипкә керсен, тормышта яшәргә өйрәнсен өчен җибәрә. Хәер, аның директоры да - бик үзенчәлекле кеше. Студентлар белән бергә иртән физик күнекмәләр ясый, алар белән бер өстәл янына ашарга утыра. - Безнең иң зур дәрәҗәбез - район җитәкчеләренең, әти-әни­ләрнең...
    1761
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 07:35
    Эстрада йолдызларының ябыгу серләре-"Сөембикә"
    Илсөя Бәдретдинова: "Мин бит махсус ябыкмадым: үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Хәзер тазарып киләм инде. Нык ябык чорда 48 килограмм идем, бүген - 54. 2016нчы елның җәендә бик каты авырдым. Күп вакыт ятактан да тора алмый яттым. Бик ябыктым. Ул вакытта күпләр: "Нинди диетада утырып, болай ябыктың?" - дип кызыксынды. Ябыгуның...
    1569
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 07:16
    Халык җыеннары башланды
    1 февраль көнне районыбызда традицион "Халык җыеннары" башланды. Кичә аның тәүгесе Шәтке авылы мәдәният йортында булып үтте. Бүген аның чираттагысы Олы Мишә авыл җирлегендә уза. Иртәгә районыбыз җитәкчелеге Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашачак, аларның сорау-гозерләрен, фикер-тәкъдимнәрен тыңлаячак. Гадәттәгечә, җыеннарда район җитәкчелеге һәм авыл халкы алдында авыл җирлекләре башлыклары,...
    679
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 06:59
    Җитәкчелек халык белән очраша (фото)
    Быел беренче халык җыены 1 февраль көнне Шәтке авыл җирлегендә узды. Очрашу авыл үзешчәннәре чыгышы белән башланып китте. Гадәттәгечә, узган елгы нәтиҗәне җирлек башлыгы Фәрит Кадыйров ясады. Җитәкчелекнең авыл халкы белән очрашу мизгелләре фотосүрәтләрдә.Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан таныша аласыз. Автор: Эльмира Әхмәтҗанова Автор фотосы
    665
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 06:48
    Бишек җырлары -халкыбызның рухы (ФОТО)
    1 февраль көнне Баландыш авыы мәдәният йортында әнә шул исемендә әдәби-музыкаль кичә булып узды. Баландыш авыл китапханәсе мөдире "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының Баландыш җирле бүлекчәсе җитәкчесе Миләүшә Нәҗипова тарафыннан оештырылып килә. Халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан җәүһәрләре бишек җырларына багышланды. Кичәдә әлеге теманы яктырткан җырлар,биюләр башкарылды,сәнгатьое итеп шигырьләр укылды.Тулырак "Теләче"...
    812
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 05:48
    Авылларны су белән тәэмин итү программасына Татарстан 5,1 миллиард сум акча тоткан
    Соңгы 8 елда "Авылларда су белән тәэмин итү" программасын тормышка ашыруга Татарстан 5,1 миллиард сум тоткан. Әлеге программа республикада 2010 елдан тормышка ашырыла башлаган иде. Аның кысаларында, суүткәргечләр, су башнялары һәм артезиан су чыгару скважиналары төзелә һәм төзекләндерелә. 2017 елда бу максатларга 660 миллион сум акча бүленде. Нәтиҗәдә, 38 су...
    1567
    0
    0
Реклама