Газинур Насыров: суыткычларга да инфаркт була
Газинур Насыровны Теләче, Питрәч, Балык Бистәсе, Казан якларында яхшы беләләр. Суыткычы ватылган кешеләрнең гозере аңа төшә. Аеруча да авыл халкы ярата үзен. Ерак араларны якын итеп өйгә кадәр килә, ватылган суыткычларга яңа сулыш өреп китә.