Коточкыч! Күрше районда пешмәгән шашлык аркасында кеше үтергәннәр
Главные новости

Коточкыч! Күрше районда пешмәгән шашлык аркасында кеше үтергәннәр

"Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Кулга алынучы үз гаебен таныган, хәзер ул сак астында.

Тикшерү фикеренчә, 4 ноябрь көнне Саба районының Олы Арташ авылында 25 яшьлек ир-ат күршесенә утын ярырга ярдәм иткән, шуннан соң алар шашлык пешерергә уйлаганнар. Ир-атлар бакчага чыгып, итне җебергә куйганнан соң спиртлы эчемлекләр эчә башлаган. Шуннан соң зыян күрүче үз эшләре белән китеп барган, ә кире кайткач, шашлык әле пешмәгәнен ачыклаган. Шул сәбәпле ир-атлар арасында конфликт килеп чыга, аның барышында хуҗа кунакка күкрәгенә пычак белән кадый һәм йокларга китә. Алынган ярадан ир-ат урынында үлгән. Аның озак вакыт югалып торуына борчылган ата-аналар туганнарыннан аның тәртибендәме-юкмы икәнлеген тикшерергә сораганнар. Нәтиҗәдә, туганы зыян күрүче 25 яшьлек ир-атны үле килеш тапкан.

Шикләнелүче үз гаебен таныган - аны сак астына алганнар. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Татар-информ


Нет комментариев