28 октябрь 2019 яңалыклары
-
«Әдәби марафон» проекты Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды
Проект кураторы Раил Гатауллин Россия халыклары Ассамблеясы бүләген алды.
-
Күчмә Кубок бездә калды(ФОТОРЕПОРТАЖ)
25-26 октябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына татарча көрәш ярышлары булып үтте. XXIV нче тапкыр үткәрелүче һәм иллегә якын җыелма команда катнашкан әлеге мәртәбле ярышта районыбыз данын, гадәттәгечә, ике команда “Теләче-1” һәм “Теләче Агро” командалары яклады. Шунысы сөенечле, “Теләче – 1” командасы узган елгы уңышын кабатлап, командалар беренчелегендә мактаулы чемпион исемен һәм Күчмә Кубокны үзебездә саклап кала алды.
-
Көчле җил аркасында йөк автомобиле ауган
Гадәттән тыш хәл бүген М7 трассасында «Щурячье» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте каршында булган.
-
Фермерлар белән очрашу
Бүген, 28 октябрь көнне район совет утырыш залында КФХ җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәне Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Ралиф Низаметдинов алып барды һәм шулай ук киңәшмәдә район ветеренария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин катнашты.
-
Татарстан синоптиклары атна уртасында кар һәм буран булуы турында кисәтә
Ноябрьнең беренче ике көнендә Татарстанда салкын булачак.
-
Киләсе атнада Татарстан халкы дүрт көн ял итәчәк
4-10 ноябрьдә республика халкы өч көн генә эшләячәк, шуларның берсе бер сәгатькә кыскарак булачак.
-
Яман шеш авыруы уртача ничә яшьтә барлыкка килүе билгеле
Ир-атларда яман шешне уртача 64,9 яшьтә, хатын-кызларда исә 64,2 яшьтә ачыклыйлар.
-
КФУның «Ана Теле» онлайн мәктәбе «Төп сүз» Бөтенроссия премиясенә лаек булды
Милләтләр эшләре Федераль агентлыгы «Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы» форумында «Төп сүз» III бөтенроссия премиясе лауреатларын бүләкләделәр.