30 октябрь 2018 яңалыклары
-
“Болгар радиосы” алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманованы үлгән дигәннәр
“Болгар радиосы” алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова үзе белән булган кызыклы хәлне сыйләгән. Шушы көннәрдә аны үлгән дигән сүз чыгарганнар икән. Бу вакыйга болайрак була.
-
Рамил Шәрәповның “Алимент- 18 еллык кредит” дигән сүзләре Кукмара прокурорын 300дән артык бала әтисе 40 миллион сумлап бурычлы булуын әйттерә
Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров үзенең инстаграм битенә борчулы язма урнаштырган. Язмада сүз җитди мәсьәлә- алимент турында бара. Постка ул Рамил Шәрәпов белән төшкән фотосын куйган. Язмасын да Шәрәповның сүзләреннән башлый.
-
Нурсолтан Назарбаев төрки дөньяда иң мәртәбәле шәхес дип танылган
Рейтинг "Төркибарометр” социологик тикшеренү нәтиҗәләренә нигезләнгән.
-
"Тальянны да үлем чигенә китереп җиткердек"
27 октябрь Мамадышта Фәйзулла Туишев исемендәге республика бәйгесенең йомгаклау туры үтте. Әлеге чара татарның музыка уен кораллары традициясен саклауга ни дәрәҗәдә өлеш кертә? Азатлык күп сорауларга җавап эзләде.
-
Төркиядә өчпочмак ясарга өйрәнгәннәр
“Өчпочмак бәйрәме”ндә барлыгы 70 кеше катнашкан.
-
Рөстәм Миңнехановка Гарәп Әмирлекләрендә ислам икътисадын үстергән өчен бүләк тапшырдылар
Islamic Economy Award премиясе Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган.
-
Казанда троллейбус янып беткән (ВИДЕО)
Казанның Гагарин урамында троллейбус янган.
-
Этнографик диктант язабыз
2 нче ноябрь, жомга көнне, Россия Федерациясендә Бөтенроссия акциясе “ Зур этнографик диктант” үткәрелә. Татарстан Республикасы Бөтенроссия акциясе “ Зур этнографик диктант” язуда актив катнаша. Теләче районында “ Зур этнографик диктантны ” Теләче урта мәктәбендә язачакбыз.
-
Чаллы үзәгендә маршрут автобусы юл һәлакәтенә очраган
Авариядә зыян күргән хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.
-
“Кызым йортыбызга килен булып кайтты” [язмыш]
“Бу дөньяда нинди генә язмышлы кешеләр юк икән! Газета битләрендәге гыйбрәтләрне укыйм да, күңелемдәге хатирәләр кат-кат яңара. Моңарчы бер генә көн дә рәхәт күрмичә яшәгән кеше мин. Артка борылып карасаң, күпме еллар узган, гомер көзенә атлыйм. Әмма бүгенге тормышым яшәргә көч бирә.
-
Киләсе елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк
2012 елдан бирле авыл җирлегендә медицина тармагын модернизацияләү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла.
-
Мәгариф министрлыгы 2018-2019 уку елына мәктәп каникуллары көннәрен билгеләде
Көзге каникул - 7 көн, кышкысы 14 көн булачак.
-
Казанда өч яңа сырхауханә төзергә җыеналар
Киров һәм Яңа Савин районнарында медицина учреждениеләрен якындагы өч елда төзү ниятләнә.
-
«Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар
Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар Казан шәһәрендәге «Фән һәм техникага” багышланган фәнни интерактив үзәктә экскурсиядә булдылар.
-
Татарстанда 2018 елда 300гә якын ятим бала өй туе үткәрәчәк
13 муниципаль районда яшәүче ятим балалар гомуми бәясе 150 миллион сум тәшкил иткән торак алган инде.