Рейтинг "Төркибарометр” социологик тикшеренү нәтиҗәләренә нигезләнгән.
"Төркибарометр” социологик тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев төрки дөньяда иң мәртәбәле шәхес дип танылган. Бу хакта “Казинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
- "Төркибарометр” - 2017 елда булдырылган Төрки академиясе халыкара проекты. Ул Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Төркия һәм Азәрбайҗанда үткәрелә.
Тикшеренүләрдә алты ил: Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Төркия һәм Азәрбайҗан халкы катнашкан. Респондентлардан төрки дөньяда иң мәртәбәле шәхес исемен атауны сораганнар.
“Нигездә, һәр респондент үз иле Президентын атады. Шулай да алты ил кешеләренең гомуми җавабында ике исем - Мостафа Кемаль Ататөрек һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев бар иде”, - дигән тикшеренү эксперты.
Узган елгы “Төркибарометр”социологик тикшеренү нәтиҗәсендә Нурсолтан Назарбаев Төркиянең иң танылган лидеры булып билгеләнгән.
Фото: архив/Рамиль Гали
Нет комментариев