Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Чаллы үзәгендә маршрут автобусы юл һәлакәтенә очраган

Авариядә зыян күргән хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.

Чаллының Тынычлык һәм Халыклар дуслыгы проспектлары чатында «Мазда», «Шкода» автомобильләре һәм «Форд Транзит» маршрут автобусы бәрелешкән.

Фотолардан күренгәнчә, авариядә транспорт чараларының барысына да җитди зыян килгән.

«Мазда»ның уң ягы ватылган, түбәсе изелгән һәм алгы тәгәрмәче төшкән. Маршрут автобусының ишеге изелгән һәм пыялалары ватылган. «Шкода»ның алгы бамперы, капоты һәм фаралары челпәрәмә килгән.

«Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, авариядә зыян күргән хатын-кызны Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. 

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев