Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

1 май бәйрәмендә күп йомырка җыелса да, хуҗабикәләр бу ризыкны кая куярга дип баш ватмаган

1 май бәйрәмендә күп йомырка җыелса да, хуҗабикәләр бу ризыкны кая куярга дип баш ватмаган. Йомыркадан алар төрледән-төрле ризыклар әзерләгән.

Шуларның берсе – йомырка белән суганнан әзерләнгән сумса. Әйдәгез, аны без дә пешереп карыйк. 

Кирәкле ингредиентлар: 
Камыр өчен:300 мл җылы су;  1 йомырка;  350 г он; 1 чәй кашыгы чүпрә; 1,5 аш кашыгы шикәр комы;  3 аш кашыгы май; 
 1 чеметем тоз.
Эчлек өчен: 1 бәйләм яшел суган; пешерелгән 6 йомырка; 2 аш кашыгы сыер мае; тоз; кыздырыр өчен май. 
Эш барышы. Савытка чүпрә, су, аннары шикәр комы, йомырка һәм тоз салабыз. Он салып, камыр изәбез. Май өстәп бераз басабыз да, өстен каплап, кабарганчыга кадәр җылы урында калдырабыз. 

Эчлек өчен суганны вак итеп турыйбыз һәм, тоз салабыз. Аннары шул массага туралган йомырка һәм эретелгән сыер мае салып болгатабыз.Камырдан кечкенә шарлар әвәлибез, шуларны җәябез, уртасына эчлек салып, кырыйларын тоташтырабыз. Табага сыек май салабыз һәм әйбәтләп җылытабыз. Аннары сумсаларны шуңа салып кыздырабыз. 

 Сумсалар әзер, дуслар! Йомырка белән суганнан әзерләнгән әлеге камыр ризыгы белән күпләр балачактан ук таныш, аны яратып ашый.  Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев