Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Агачларны яфрак коеп бетергәч аклыйлар

Агачларны көздән аклау кышкы һәм язгы чорда температура үзгәреше вакытында өшү һәм пешүдән саклау өчен кирәк. Аклау өчен иң кулай вакыт - яфраклар коелып бетеп, һава температурасы 2-3 градуска калган чор. Агарту алдыннан агач­лар­ның үле, авыру кайрылары чистартылырга тиеш. Моның өчен тимер щетка кулланырга була. Ул мүк һәм лишайникларны да...

Агачларны көздән аклау кышкы һәм язгы чорда температура үзгәреше вакытында өшү һәм пешүдән саклау өчен кирәк. Аклау өчен иң кулай вакыт - яфраклар коелып бетеп, һава температурасы 2-3 градуска калган чор.

Агарту алдыннан агач­лар­ның үле, авыру кайрылары чистартылырга тиеш. Моның өчен тимер щетка кулланырга була. Ул мүк һәм лишайникларны да чистарта. Агач ярасын бакча сумаласы белән сылап, бәйләп куегыз. Элеккеге яраларны чистартып, 3 %лы бакыр купоросы белән эшкәртү дә мөһим.

Агачларны аклау өчен сүнгән известь кулланыла. Хәзер исә сатуда ПВА келәе, акбур, бакыр купоросыннан торган махсус катнашмалар сатыла.

Известьле төнәтмәне үзе­гезгә болай ясарга мөмкин. 10 л чиләккә 2-3 кило сүнгән известь яки акбур, 50-100 гр ПВА келәе, кайнар суда алдан эретелгән ярты кило чамасы бакыр купоросы салыгыз. Масса куе каймак халәнә җиткәнче су өстәгез.

Шулай ук икенче төрле состав та ясарга була. Моның өчен 3 кило сүнгән известькә ярты кило он, 2 көрәк балчык, 1 көрәк тирес алына. Ул шулай ук агачта озак тора һәм температура тибрәнешеннән саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев