Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җәйге киемнәрне ничек сакларга?

Беренче һәм төп кагыйдә – кыш көне киелми торган киемнәрне көздән үк яхшылап юып калдыру.

Хәтта бер генә тапкыр киелгәннәрен дә юмыйча шкафка тыгарга ярамый. Быел беленмәгән кечкенә генә тап киләсе язга инде тукымага сеңеп, сез аннан гомердә дә котыла алмаячаксыз.

Икенче кагыйдә – юылган киемнәрне яхшылап киптерү. Урамда, җиләс җилдә киптерсәң, бигрәк тә яхшы. Аз гына дымлы булса да, язга кадәр киемгә бурсыган ис сеңәчәк.

Өченче кагыйдә – өзелгән сәдәфләрне, сүтелгән җөйләрне көздән үк тегеп калдыру. Беренчедән, язга кадәр ул сәдәф югалырга мөмкин. Икенчедән, яз көне тиз генә алып киим дигәндә, киемне тәртипкә китерер вакытыгыз булмавы да ихтимал.

Дүртенче кагыйдә – трикотаж һәм стрейч тукымадан тегелгән киемнәрне, шулай ук шифон яки челтәр күлмәкләрне төрелгән килеш кенә саклау. Элгечкә элсәң, трикотаж сузыла. Башка киемнең каптырмасына эләгеп, нәфис тукымадан тегелгәненең җепләре чыга.

Аяк киеме һәм сумкаларның рәвешләре бозылмасын өчен, эченә йомарланган кәгазь тутыралар. Сумка эченә рулонлап төрелгән җәйге яулык, шарфларны  да салырга була. Сумкаларны элеп түгел, тартмада сакласаң яхшырак. Җиңелрәкләрен элеп куеп та сакларга була.

Киемне бурсыган исләрдән саклау өчен, араларына киптерелгән лаванда яки тимьян салынган кечкенә генә янчыклар кыстырып калдырыгыз. Лаванда исе көядән дә саклый.

Чыганак: https://syuyumbike

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев