АЛЬЦГЕЙМЕРДАН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?
Альцгеймер авыруының беренче билгеләре нинди? Булдырмас өчен нишләргә?
Альцгеймер — дәваланмый торган баш мие чире. Аңа күп очракта картлар бирешә, шулай да ул 40-60 яшьтә дә башланырга мөмкин. Беренче билгесе — хәтер начарлану. Гадәттә, кыска вакытлы хәтергә зыян килә, ягъни кеше кичә-бүген булган хәлләрне оныта башлый. Ә яшь чагында булган вакыйгаларны барлык нечкәлекләренә кадәр исендә тота. Шулай ук гадәти эшләрне башкара алмау, таркаулык, кирәкле сүзне таба алмау, кешенең исемен яки әңгәмә вакытында нәрсә турында сөйли башлавыңны оныту, тиз ярсу, агрессия игътибарсыз калмаска тиеш.
Кызганыч, Альцгеймер дәваланмый. Шулай да авыруның хәлен җиңеләйтә, эмоцияләрен яхшырта торган дарулар бар. Аларны табиб кына билгеләргә тиеш.
Альцгеймерны кисәтү ысуллары, нигездә, сәламәт яшәү рәвешен саклауга юнәлтелгән. Атнага 3-5 тапкыр спорт белән шөгыльләнегез. Дөрес тукланыгыз, баш мие эшчәнлеген яхшырта торган ризыкларга өстенлек бирегез. Рационда яшелчә, җиләк-җимеш, балык, майсыз ит, яшел тәмләткечләр булырга тиеш. Шикәр, углеводлар, майлы ризыкларны мөмкин кадәр чикләгез. Е, В9, В12, Д витаминнары, фолий кислотасы баш миен картаюдан саклый. Кан басымын, канда глюкоза дәрәҗәсен контрольдә тотыгыз, тәмәкене ташлагыз. Өстәл уеннары, баш миен эшләтә торган уеннар уйнагыз. Кроссворд, сканвордлар чишүнең, шулай ук команда уеннарының файдасы бар. Телевизорны онытырга, китаплар укырга кирәк.
Тигезлек сакларга өйрәнегез, йога, пилатес кебек күнегүләрнең файдасы бар. Яңа һөнәр, тел үзләштерә башлау, шигырьләр ятлау, китаплар укуның ярдәме тия. Кешеләр белән аралашырга, сөйләшергә кирәк.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев