Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап укый торган дога

Догада булыйк!

«Әллааһүммә иннии әстәхыйрукә бигилмикә үә әстәкыдирукә бикудератикә үә әсьәлүкә миң фәд-ликәл-гәзыйм. Фәиннәкә тәкъдиру үә ләә әкыдиру үә тәгъләмү үә ләә әгъләмү үә әңтә гәләәмүл-гуйүбе. Әллааһүммә иң күңтә тәгъләмү әннә һәзәәл-әмр. Үә йәсәммии хәәҗә-тәһү хайрул-лии фии диинии үә мәгәшии үә гәәкыйбәти әмрии. Әү каалә: гәәҗилиһи үә әәҗилиһи. Фәкыдүрһү лии үә йәссирһү лии сүммә бәәрик лии фиһ.Үә иң күңтә тәгъләмү әннә һәзәәл-әмра шәррул-лии фии диинии үә мәгәшии үә гәәкыйбәти әмр. Әү каалә: гәәҗилиһи үә әәҗилиһи — фасрифһү гәннии үасрифнии гәнһү үәкъдүр лийәл-хайра хәйсү кәәнә сүммә әрдыйнии биһ».

Мәгънәсе: «Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын. Әй, Аллаһы, Синнән Үзеңнең белемең һәм Үзеңнең куәтең белән миңа ярдәм итүеңне сорыйм һәм Синнән миңа зур мәрхәмәтлелек күрсәтүеңне үтенәм, чөнки Син моны эшли аласың,  ә мин эшли алмыйм. Син беләсең, ә мин белмим, һәм без белмәгән-күрмәгән нәрсәләрнең барысын да беләсең-күрәсең. Әй, Аллаһы,  әгәр Син бу эшнең (кеше нәрсә эшләргә ниятләвен әйтергә тиеш) минем динем, минем тормышым өчен, минем эшемнең ахыры өчен (яки иртә, яки соң) яхшы бетәсен белсәң, миңа аны юлла, аны минем өчен җиңеләйт, ә аннары моны эшләргә фатыйха бир; әгәр Син бу эшнең минем динем, минем тормышым өчен һәм минем эшемнең нәтиҗәсе зарарлы булачагын белсәң, бу эшне миннән читләштер, мине бу эштән читләштер, кайда гына булсам да мине игелекле эшләргә юлла, ә аннары бу эшләрдән миңа канәгатьләнергә насыйп ит».

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X