Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Алма, кызыл һәм кара миләшләрне кышка ничек сакларга?

Көзге, кышкы сортлы алмалар өлгереп бетте диярлек. Озакламый кызыл, кара миләшне җыя башлаячакбыз. Бу витамин сандыкларын әрәм-шәрәм итмичә, кышка ничек сакларга? Әлеге сорауга тәҗрибәле бакчачы Виталий Дмитриев җавап бирде.

Алма, дисәң дә, алалар…

Виталий Михайлович әйтүенчә, сортын белеп, агачыннан дөрес җыеп алганда һәм саклау шартларын үтәгәндә, берничә ай буе үзең үстергән алмалар белән сыйланырга мөмкин. Җәйге сортлар («Яблочный спас», «Грушовка московская», «Масловское» һ.б.) ике атнадан ай ярымга кадәр саклана. «Волжская красавица», «Коричное новое», «Орловское полосатое», «Шафран Саратовский» кебек көзге сортлар декабрь башына кадәр бозылмый. Кышкы сортлар («Антоновка обыкновенная», «Анис розовый», «Башкирский красавец», «Ренет татарский») шактый озак – 2–3 ай саклана. Ә «Богатырь», «Московское позднее», «Синап орловский» кебек сортларны апрель аена кадәр саклап була.

Иң элек алманы дөрес җыярга кирәк. Агачтан алганда, кабыгына зыян китерсәң, алманы озак саклап булмый. Авыруларга тизрәк бирешүче иске сортлар кутыр авыруыннан (парша) зыян күрә. Бәрелмәгән-изелмәгән, кутырсызларын гына саклауга кую әйбәт. Иң элек алмаларны, йогышсызландыру өчен, алсу төстәге марганцовка эремәсендә тотыгыз һәм әйбәтләп киптерегез. Һәркайсын кәгазьгә төреп, тартмага пычкы чүбе, вакланган салам яки карабодай кабыгы белән аралаштырып тезегез. Саклауга куярга 10–15 көн кала, салкынча ачык урында тотыгыз. Алмалы әрҗәләрне  температурасы 0–5 градус, һава дымлылыгы 80–90 процент булган урынга (баз, подвал яки идән астына) урнаштырыгыз. Дымлылык дәрәҗәсе төшсә, сулы чиләк куярга мөмкин. Алманы башка яшелчәләр һәм бә­рәң­ге белән бергә сакларга ярамый.

Кайбер сортлар полиэтилен капчыкта да саклана. Әмма кайвакыт «Антоновка» капчыкта көрән таплар белән каплана. Шуңа күрә аны башта вазелин сеңдерелгән чүпрәккә төреп кую хәерле.

Тагын шунысы  мөһим: черек кергән алмаларны шундук алып ташларга һәм шуннан соң кулларны сабынлап юарга кирәк. Черек споралары кулдан сәламәт җимешләргә күчәргә мөмкин чөнки.

Кара миләшне юмаска

Кара миләшкә килсәк, файдалы матдәләре күбрәк сакланып калсын өчен, җимешне киптерәләр яки катыралар. Ике ысулы да бик гади, ди Виталий абый. Ачык һавада да, газ мичендә дә киптерергә мөмкин. Ләкин киптерер алдыннан юарга ярамый. Кипкән җимешләрне кулланыр алдыннан гына юып алалар. Киптерү өчен, җимешләрне юка катлам итеп, подноска яки такталарга тезәбез. Җимеш тәлгәшләрен җеп белән бәйләп, элгән килеш тә киптерергә мөмкин. Ачык һавада киптергән очракта, тартмага салып, сакларга куяр алдыннан минималь температурада (40 градус чамасы) 15–20 минутлап газ мичендә киптереп алу зыян итмәячәк. Ник дигәндә, кибеп җитмәгән очракта, җимешләр  бик тиз күгәрә.

Газ мичендә киптерү өчен, кара миләшне калай табага бер рәт тезәбез. Көймәсен һәм табага ябышмасын өчен, мич ишеген бераз гына ачык калдырабыз. 30–40 минут узып, җимеш бераз пешкәч, мич температурасын 60 градуска җиткерәбез яки мич ишеген ябып куябыз. Киптергәннән соң кара миләш үз төсен саклап калырга тиеш. Кызгылт яки көрән төскә керсә, җимеш артык кибеп киткән, дигән сүз.

Кызыл миләшне кайберәүләр кырау төшкәч кенә җыя.  Әйе, суык алган җимешнең әчесе югала, тәмлерәк була. Ләкин ул тиз бозыла. Шуңа күрә кырау төшкәнче җыеп алу хәерлерәк. Аларны тәлгәшләп яки тәлгәшләреннән аерып саклыйлар. Миләш суыткычта катырмаган килеш 1–2 ай саклана. Ә катырылган хәлдә бер ел дәвамында үзенең файдалы сыйфатларын югалтмый.

Киптерү ысулын сайлап алган очракта, газ миче ишеген бераз ачып, 50–60 градус температурада киптерәбез, әледән-әле болгаткалап торабыз. Шулай ук ачык һавада да киптерергә мөмкин. Кипкән миләшне пыяла банкага, кәгазь яки тукыма капчыкка тутырып, саклауга куябыз.

Виталий Дмитриев кара һәм кызыл миләшнең бөтен витаминнарын саклап калу мөмкинлеге бирә торган рецептлар белән дә бүлеште.

Маринадлау

Кара миләшне юып, пыяла яки эмаль савытка тутырабыз. Маринад ясыйбыз: бер литр суга бер аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы йодсыз тоз, 2–3 канәфер, бер чеметем дарчин (корица) салып кайнатабыз. Суынганнан соң җиләкләр өстенә агызабыз.

Бал кушылган миләш

Мондый ысул миләшнең файдалы үзенчәлекләрен тулысынча саклау мөмкинлеге бирә. Миләшне юып, иттарткыч аша чыгарабыз яки блендерда ваклыйбыз. Шуңа 1:2 нисбәтеннән бал яки шикәр комы өстибез.  Балы яки шикәре эреп беткәнче болгатып, парландырылган банкаларга тутырабыз. Кайнатманы суыткычка яки башка салкынча урынга куеп саклыйбыз.

 

Чыганак:https://vatantat.ru/2022/09/91701/

Фото: https://go.mail.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев