Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Әрекмәннең файдасы

Әрекмәннең язын, яңа гына тишелеп чыкканы файдалы. Аның яфрагын да, тамырын да, хәтта тигәнәкләрен дә кулланалар.

✅Яфрагының файдасы:

баш авыртудан булыша,
эч китүдән файдалы,
ютәлдән,
яман шештән дә файдалы.

🌱Әзерләү:

1аш кашыгы әрекмән яфрагына 1 стакан кайнар су коярга, 2 сәгать төнәтергә. Көнгә 2 тапкыр, ашарга 15-20 минут кала, 1 аш кашыгы кабул итәргә.

Кайнар су белән пешекләнгән яфракны сызлаган буыннарга да ябып торырга була.

✅Әрекмән яфрагы согының файдасы әйтеп бетергесез:

-яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә һәм бетерә,
-иммунитетны ныгыта,
-ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

Белгечләр әрекмән сутын - көнгә өч тапкыр - ашарга ярты сәгать кала бер чәй калагы эчәргә куша. Курс — бер ай.

Аннан соң организмны ял иттереп алырга кирәк. Иң яхшысы — әрекмән сутын елына өч тапкыр берәр айлап куллану. Бер ай — әрекмән суты, бер ай — ял, бер ай — әрекмән суты, бер ай ял тәртибендә.

✅Әзерләү:

Әрекмән яфракларын иттарткыч аша чыгарып, вак тишекле иләк аша сөзәләр. Бәләкәй савытларда туңдыргычта саклана. Кирәк вакытта гына эретеп эчәргә мөмкин. Туңса да, файдалы сыйфатлары югалмый.

✅ӘРЕКМӘН БЕЛӘН ДӘВАЛАНУ ТУРЫНДА:
Әрекмән тамырында протеиннар,
эфир майлары,
B, C, E, A, P витаминнары,
дуплау матдәләре,
минераль тозлар,
органик кислоталар бар.
Аны матдәләр алмашы бозылганда,
бөергә таш утырганда файдаланалар.
Төнәтмәсен гастрит вакытында куллану яхшы.

Әрекмән согы белән халык медицинасында төрле кисталарны дәвалыйлар.

Ул бөерләрдә, аналыкта һәм күкәйлектә булган кисталарга каршы нәтиҗәле көрәшә.

Әрекмән согы белән дәвалану озак вакыт һәм дисциплина таләп итә.

Аның каравы, бу чара белән кистадан бер тапкыр дәваланганнан соң, кагыйдә буларак, хирург катнашыннан башка гына, аңардан бөтенләйгә котылырга мөмкин.

Әрекмән – күптәнге сыналган чара. Аның ярдәмендә хәтта миома, фиброма һәм башка барлыкка килгән авыруларны юк итәргә була, чөнки ул шешләргә каршы тору, аларны бетерү сыйфатларына ия.

Әрекмән организмда матдәләр алмашын көйли, барлык ашказаны- эчәклек трактын дәвалый, канны чистарта.

🌱Рецепт

Әрекмәннең яшь яфракларын (август – сок ясауның соңгы срогы) юарга, иттарткычтан чыгартырга, согын сыгып, пыяла банкага тутырырга һәм суыткычка куярга.

Бер генә тапкыр да калдырмыйча, схема буенча эчәргә:
1нче һәм 2нче көннәрдә – көнгә 2 тапкыр 1әр чәй кашыгы,
3нче-4нче һәм калган көннәрдә – 1әр чәй кашыгы көнгә 3 тапкыр.
Курс – бер ай.
Әгәр дә шул вакыт эчендә киста бетми икән, дәвалау курсын кабатларга туры киләчәк.
Барлыгы өч курс булырга мөмкин.
Араларында берәр ай ял кирәк.
Дәвалану процессында билгә әрекмән мае (репейное масло) сөртергә мөмкин.
Бу нәтиҗәне көчәйтә һәм терелүне тизләтә.

🌱 Тамыры файдасы

🍀Әрекмән тамырында протеиннар, эфир майлары, B, C, E, A, P витаминнары, дуплау матдәләре, минераль тозлар, органик кислоталар бар. Аны матдәләр алмашы бозылганда, бөергә таш утырганда файдаланалар. Төнәтмәсен гастрит вакытында куллану яхшы.

🍀Яфракларыннан ясалган төнәтмә бөер авыруларыннан, буыннарда ялкынсыну процессы барганда, эчәклек белән проблемалар булганда булыша.

🍀Әрекмән яфракларын юып, иттарткыч аша чыгарасыз да согын сыгып аласыз. Барлыкка килгән сокка шуның кадәр үк сыек бал кушасыз, спирт өстисез. Әйтик, биш өлеш әрекмән согына биш өлеш бал һәм бер өлеш медицина спирты алына. Катнашманы суыткычта сакларга кирәк. Төнәтмәне көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчегез. Әлеге төнәтмә тире һәм буын авырулары вакытында кулланыла. Аны бетчәле биткә дә сөртергә була.

🍀Әрекмән яфрагын йомшарганчы пешерәбез, суын түгәбез. Яфракка йомшартылган атланмай кушабыз. Әлеге мазьны чәч коелганнан кулланырга киңәш ителә.

🍀Әрекмән яфрагын сөттә тотып, авырткан буыннар өстенә куеп торыгыз. Тоз утырганнан һәм ревматизмнан да булыша ул. Яфрак өстенә компресс өчен махсус кәгазь ябып, марля белән бәйләп куегыз.

🍀Шикәр авыруы, гастрит булганда түбәндәге рецепт булыша: бер аш кашыгы ваклап туралган яфрак өстенә бер стакан кайнар су салып, ярты сәгать төнәтегез. Көненә дүрт тапкыр берәр аш кашыгы эчегез.


Фаил Гыймадов битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев