Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Аш бүлмәсендә кыска җиңле күлмәк кияргә ярыймы

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы җавап бирә.

Коръән мәҗлесе уздырдык. Көн бик эссе иде. Шуңа да, Коръән укылган бүлмәгә кермәм дип, кыска җиңле күлмәктән йөрдем. Кунаклар арасында да муены ачык апалар бар иде. Берәү, болай утырырга ярамый, диде. Имеш, укыган догалар кабул булмаячак. Бу дөресме?

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы:  

- Исламда киенү — бик четерекле мәсьәлә. Гаурәт җирләр ачык булса, фәрештәләр ул урынга килми, диләр. Ә фәрештә амин дип әйтмәсә, дога кабул булырмы? Моны белмибез. Фәрештә булмаган җирдә дога кабул ителмәскә мөмкин. Шуңа да гаурәтләрне капларга тырышырга кирәк. Никах, мәҗлескә килгән кунакларның муены, беләкләре ябык булсын иде. Әйе, кайбер вакытта Коръән укып бетергәч, ашый башлагач, табын артында яулыкны салалар. Аларга яулыкны бәйләргә кирәген җай белән генә исләренә төшерәм. Коръән ашы кабул булыр, иншаллаһ. Тик әҗер-савабы азаюы бар. Һәр гамәл кылган өчен 100, 500 процент әҗер язылырга мөмкин, шул ук вакытта аның яртысы гына булуы бар. Мөселман егетләре түбәтәйдән йөрсен, хатын-кызлар шәригать кушканча киенсен иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев